-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 гыйнвар 2021, 17:35

"Үстергән кызыбыз синнән түгел..."

Хатынының бу сүзләре 86 яшьлек пенсионерны кулына пычак алырга мәҗбүр иткән...

Казанда яшәүче 86 яшьлек кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләрнең беренчел версиясе буенча, Казан йортларының берсендә спиртлы эчемлекләр эчү вакытында 72 яшьлек хатын үзенең иренә кызын башка ир-егеттән табуы, ә аның оныгы амораль яшәү рәвеше алып баруы турында сөйләгән.
Ачуыннан нишләргә дә белмәгән пенсионер пычак ала һәм хатынының күкрәгенә кадый. Хатын шул урынында үлгән. Арытаба ир үги малаена шалтыраткан, бу хәл турында хәбәр иткән һәм үз-үзенә кул салырга тырышкан, ләкин бу нияте барып чыкмаган. Карт гаебен тулысынча таныган.
Көнләү аркасында гаилә әгъзалары арасында фаҗигаләр Башкортстанда да еш кабатлана. Бу очракта шунысы гаҗәп: иргә инде 86 яшь булса да, көнләү хисен тыеп кала алмаган...

Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: