+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 гыйнвар 2021, 17:49

Элвин Грейның кәләше иң кирәкле мөлкәтеннән колак каккан

Талаганнармы әллә? Инзилә килен бу букта Инстаграм челтәрендә яза.

Талаганнармы әллә? Инзилә килен бу букта Инстаграм челтәрендә яза.

Элвин Грейның кәләше Инзилә Фәтхетдинова социаль челтәрләрдә океан ярына ял итәргә барганда килеп чыккан күңелсезлекләр турында хәбәр итә.

Мәскәү таможнясында аның тән тиресен тәрбияләү кирәк-яракларының яртысын чыгарып салырга мәҗбүр иткәннәр. Кыз сүзләренә караганда, бу аның бик зәһәр ачуын чыгарган һәм кәефен төшергән.

"Мәскәү аэропорты контролендә безгә бик күп әйберне ташлап калдырырга туры килде. Тән тиресен тәрбияләү чараларын кул букчасына салган идем, аның яртысын чыгарып ташларга туры килде. Анда бик усал кыз утыра иде һәм ул: «Юк, барысын да ташлыйбыз!» - диде. Минем мондыйны беренче тапкыр күрүем, шуңа бик нык ачуландым. Ул аларны алды да чүп савытына ташлады...» - дип сөйли кыз сториста.

Иң зур югалтуың шушы булсын, киленкәй, алда табышлар гына көтеп торсын!

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас: