+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
26 гыйнвар 2021, 12:35

"Ичмасам үтерсен иде инде..."

"Стенага башымны бәрә башлагач: "Мин авырлы бит, оныттыңмыни?!" - дип кычкырдым..."

Уфадагы "Мөмкинлек" коммерцияле булмаган оешмага килгән, гаиләсендә авыр сынауларга дучар булган хатын-кызлар турындагы язмаларны дәвам итәбез.
Чираттагы хатынга нибары 22 яшь. Ул үзенең исемен дә, фотода йөзен дә күрсәтмәүне сорый, чөнки һаман да иреннән курка.
Кыз балалар йортында үскән һәм гомер буе үз гаиләсе турында хыялланган. Ләкин кияүгә чыккач һәм балага узгач, чын тиран белән яшәвен аңлый ул.
- Башта ул яхшы кеше кебек тоела иде. Бераздан эшеннән чыкты, эчә башлады. Бервакыт бүлмәгә алып кереп, өстемә менеп утырды да йодрыклары белән битемә суга, башым белән стенага бәрә башлады. Мин аңа: "Мин авырлы бит, оныттыңмыни?.." - дип кычкырдым. Аннары ул гафу үтенде, бүтән мондый хәл булмаячагына ышандырды. Барыр урыным да юк иде, җитмәсә, бәби көтәм.
Бала тугач, хәлләр тагын да начарланган. Алиянең яклар кешесе булмаганын аңлаган ир хатынының тормышын чын тәмугка әверелдергән.
- Бераздан пычак белән куркыта башлады. Өйдә пычаклар очып йөрде, ә бала бу вакытта идәндә уйнап утыра. Пычак балага килеп төшмәсә инде, дип бик курка идем. Миңа күп тапкырлар пычак белән кизәнде. Стенага мине терәп куя да, пычак белән битем тирәсендә стенага кадый. Аңа бу ошый иде.
Бала тирбәтеп утырганда, яныма килеп, башыма күп тапкырлар суга иде. Бераздан безне урам буйлап пычак белән куып йөри башлады. Мин әле бер, әле икенче күршемә керә идем. "Ичмасам үтерсен иде инде, бу кадәр газапланмас идем", - дигән уйлар да башка килә иде.
Читайте нас: