Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
26 гыйнвар 2021, 17:15

"Кер юу, аш-су әзерләү - ир-ат эше ул"

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин ир-егетләргә киңәшләрен әйткән.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Каринэ Хәбированың "Хатын-кызлар бәхете территориясе" проекты турында сөйләгәндә Исламда хатын-кызның аерым статусы турында үз фикерен белдергән. Видео Каринэ Хәбированың социаль челтәрдәге битендә бастырылды.

- Хатын-кызлар бәхете территориясе - ул бөтен дөнья. Чөнки Ходай Тәгалә шулай яраткан. Гомумән, гаилә хатын-кыздан башка була алмый, ә аның роле бик зур. Җәннәт аналарның аяк астында, дигәннәр. Аллаһ алдында ана мәрхәмәте әтинекеннән өч тапкыр артык. Хатын-кыз, хатын аш-су әзерләргә дә, кер юарга да тиеш түгел. Болар барысы да ир-егет бурычлары. Хатын-кыз бурычы - балалары да, ире дә һәрвакыт шушы җәннәткә, йорт учагына тартылсын өчен уңайлыклар тудыру. Мөхәммәт пәйгамбәр, хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп: «Сезнең арагыздан кем ике кыз табып, аларны балигъ булганчы тәрбияли, ул җәннәтнең теләсә кайсы капкасыннан керсен. Чөнки кеше нәселенең дәвамы хатын-кызларга бәйле. Рәхмәтле кеше хатын-кызларның да кадерен белә, - ди Баш мөфти.

Фото: proufu.ru
Читайте нас: