+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
26 гыйнвар 2021, 12:50

Ой, кем бу? Күлмәге бик килешле...

Җырчы, репер, тренер Әсхәт Дөбер Шатыр икән. Кызыыыык...

Җырчы, репер, тренер Әсхәт Дөбер Шатыр икән. Кызыыыык...

Баксаң, ул үзе нигез салган «Здоровый позвоночник» студиясе җитәкчесе икән. Аңа умыртка сөяге белән проблемалары булган кешеләр килә. Әлеге методиканы үзе уйлап тапкан һәм аның буенча үзе генә дәвалый. Ул бик күп җырчыларны дәвалаган.

Инстаграм сәхифәсенә кереп карасаң, анда мондый фотолар бихисап. Кызлар язадыр инде үзенә! Чәчләре чаларган, әмма олыгая белмәгән ир-егет аларнаң берсенә дә өмет бирми икән шул - ул күптән гаиләле, инде кызы үсеп җиткән һәм туган оясыннан очып чыгып киткән. Гаилә мөнәсәбәтләре турында кызыклы гына бер язмасын тәкъдим итәбез.

«Дөньядагы кризис куркыныч түгел ул, өйдә кризис булмасын. Менә анысы чын катаклизмга әйләнергә мөмкин. Яши башлаган мәлләрдә вулканнар атыла иде бездә. Чынлап! Психологлар тикмәгә генә гаилә тормышының кризис чорларын билгеләмәгән. 1, 3, 7 елдан соң һәм 40 яшь кризисы бар, диләр. 40 яшьләр кризисына барып җитмәдек үзе. Айгөл белән яшьлектә адашып калдык бугай», – дип яза җырчы.

Ул яши башлаганда берничә тапкыр аерылышырга җиткәннәрен ачыктан-ачык яза.

«Беренче һәм өченче ел кризисларында ничә тапкыр аерылышырга җиттек микән? Бер «аерылышу» онытылмый.
Ләйсән кечкенә иде әле ул чакта. Бу теге кризисның верхушкасы булган вакыт булгандыр, мөгаен. Айгөл белән ачуланыштык. Мин үз эшләрем белән чыгып киттем, ул бала белән өйдә калды. Урап йөреп кайткач та үпкәләр бетмәгән булып чыкты. Кабат кабындык.
Бераздан машинаны стоянкага куярга чыгып киттем. Стоянка өйдән ике йөз метр тирәсе булгандыр. Машина белән бардым. Куйдым. Әкрен генә атлап өйгә кайттым.
Өйгә керсәм беркем юк! Болар миннән качкан, ахры, дип уйлыйм. Шкафларны, кровать асларын карадым. Шунда Ләйсән бүлмәсендә бала кровате юклыгын күрдем. Киемнәре дә юк. Аптырап киттем.
Баксаң, Айгөл мин кайтканчы бөтен бала киемнәрен җыеп, бала кроватен сүтеп алып, таксига утырып фатирына тайган. Ике көн шулай аеры-чөере яшәдек.
Сагындырдылар! Барып алып кайттым. Айгөл дә сагынырга өлгергән булган.
Без ул вакыйганы бик еш көлеп искә алабыз. Тиз-тиз әйберләрне машинага ташыганда: «Нәрсә, иреңнән качасыңмы?» – дип миннән таксист көлгән иде, ди Айгөл».

Фото: Инстаграм.


Читайте нас: