Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 гыйнвар 2021, 14:50

92 яшьтә – өйнең түрендә

Фаат Фәйзуллинның гомер юлы – күпләргә үрнәк.

Фаат Фәйзуллинның гомер юлы – күпләргә үрнәк.


Фаат Сәхәбетдин улы Фәйзуллин 1929 елның 26 гыйнварында Башкортстаның хозур табигатьле Авыргазы районының Солтанморат авылында күпбалалы колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Аның балачагы сугыш елларына туры килә. Балалар әти назын тоя алмый үсә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка китә. Бу вакытта Фаат Сәхәбетдин улына нибары 12 яшь була, малайга тормышның барлык михнәтләрен күрергә туры килә: кышкы чатлама суыкларда урманнан чана белән утын, җәйләрен печән ташый.

Әнисе биш баланы җил-яңгыр тидерми, эшкә өйрәтеп үстерә.


– Әниебез эшкә оста иде: йортта мал-туарны да карады, “Ленин юлы” колхозында эшләде: көтү көтте, тавыклар карады, элек бу эшләр тулысынча кул көче белән башкарыла иде, – ди Фаат Сәхәбетдин улы гомер бүләк иткән газиз кешеләрен искә алып. – Сугыш вакытында һәр гаиләгә фронттагыларга оекбаш, бияләй һәм башка җылы киемнәр бәйләп җибәрергә кушыла иде. Әниебез башка туганнар белән бу эшкә бик җаваплы карадылар.

Туган авылында дүрт сыйныф белем алырга насыйп булган үсмер колхозда әнисенә ярдәм итә. Заманалар авыр булуга карамастан, Фаат Сәхәбетдин улы 1947 елда Чиләбе өлкәсенә бара һәм ФЗОда укып, слесарь-сантехник һөнәрен үзләштерә. “Уралсантехмонтаж” трестына эшкә урнаша. 1951 елда Зәбидә Миңнеәхмәт кызы белән өйләнешәләр. Бераз Чилә­бедә яшәгәннән соң, Уфага күче­нәләр. “Башсантехмонтаж”да бригадир вазыйфасын башкара, хатыны Зәбидә апа “Башнефтезаводстрой” трестында эшли.

– Рәхәт тә, авыр вакытлар да булды инде. Уфага күченгәч, бераз туганнарда яшәдек. Аннан соң эш урыныннан бүлмә бирделәр, – ди Фаат абый.

Якыннарына, якташларына һәрьяклап үрнәк күрсәтеп, аларны һәрвакыт куандырып яшәүче, кешелекле һәм кечелекле Фәйзул­линнар югары категориягә ия булып, хаклы ялга чыккан хезмәт ветераннары. 65 ел бергә тигез, тату гомер кичергәннәр, берсеннән-берсе тырыш, акыллы, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем алырга ярдәм иткәннәр, зур тормыш юлына бастырганнар. Бүгенге көндә кызлары Зөһрә Пермь шәһәрендә үз гаиләсе белән гомер итә. Уллары Филарет Уфада яши, төпчек уллары Флюр Уфа районының Шамонино авылында төпләнгән. Өч баласы­ның да җәмгыятькә кирәкле кеше булып үсүенә бик тә сөенә Фаат Сәхәбетдин улы. Ул үз гомерен изге һөнәргә багышлап, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булган.

Үкенечкә каршы, дүрт ел элек Зәбидә Миңнеәхмәт кызы бакыйлыкка күчкән. Ул иң элек – Чиләбе өлкәсендә “Челябметаллургстрой” дәваханәсендә, Уфага күченгәч, “Башнефтезаводстрой” трестында хезмәт сала. Фидакарь хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булган.

– Озак яшәү сере нәрсәдә дип уйлыйсыз? – дип кызыксынам Фаат абыйдан.

– Безнең нәселдә ген буенча озак яшәүчеләр булган, дүртебез, Аллаһка шөкер, исән. Апама – 96, миңа – 92, энемә 85 яшь, сеңлемә 69 яшь. Ходай үзе генә белә… Аның ярдәме белән яшәдек.

Озын гомер итүне хезмәттән дә дип уйлыйм, гел эшләдек, бер эштән дә курыкмадык. Хатынымнан бик уңдым, – ди Фаат Сәхәбетдин улы. – Барлык эшне киңәшләшеп, бергәләшеп эшләдек. Бу эш – ирләрнеке, монысы хатын-кызныкы дип аермадык. Иптәшем гөлләр ярата иде. Аш-суга да бик оста булды, балаларны да тәүфыйклы итеп тәрбияләде. Мин күбрәк эштә булдым, рәхмәтлемен хатыныма. Гаиләдә тыныч яшәү, бер-береңне аңлау, юл кую, хөрмәт итү – болар барысы да озак яшәүнең середер, дип уйлыйм.

Бүгенге көндә Фаат Сәхәбетдин улы Филарет һәм килене Галина белән Уфада яши. Олы яшьтә булуына карамастан, җәен бакчада җиләк-җимеш үстерергә ярдәм итә, кечкенәдән Авыргазы елгасында балык тотып үскәч, бүген дә бу шөгыльне үз итә. “Баланың баласы балдан да татлы”, дип әйтүләре хак икән, хатыным гына барысын да күреп өлгермәде шул, әй яратыр иде ул аларны”, – ди Фаат абый елмаеп. Аның бүгенге көндә җиде оныгы һәм тугыз туруны бар.

Шушы көннәрдә Фаат Сәхәбетдин улы гомер бәйрәмен – 92 яшен билгели.

– Без, өч балага, гомер бүләк иткән, балалары, киленнәре, оныклары, туруннары өчен җан атып яшәүче газиз кешебез – юмарт, ихлас, күңелендә һәрвакыт изге һәм ак уйлар аның, – диләр аның балалары, горурланып. – Саф күңеле белән безгә, якыннарына, туганнарына яхшылыклар өләшеп, изге­лекләр генә кылып яши. Шуңа да аны барысы да хөрмәт итә, ярата. Сөекле әтиебезне матур гомер бәйрәме белән тәбрикләп, аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар игелеге, оныклар шатлыгы, куанычлар телибез.

Без дә хөрмәтле Фаат Сәхәбетдин улы Фәйзуллинга ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-куанычлар теләп калабыз.


Элина Шәрифуллина.



Читайте нас в