0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 гыйнвар 2021, 20:40

Тамырларыгызны беләсезме?

Республиканың Дәүләт архивы күптән түгел Архивлар эше буенча идарә ярдәмендә архив документларында "Минем гаиләм тарихы» темасына IV ачык республика генеалогик гыйльми-тикшеренү эшләре конкурсы игълан итте.

Ул Бөтенрусия халык исәбен алуга багышланган. Конкурс 2021 елның 25 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр түбәндәге яшь категорияләре буенча үткәрелә:
— белем бирү оешмаларының 8-11нче сыйныф укучылары һәм училище студентлары;
- югары уку йортлары студентлары һәм 30 яшькә кадәргеләр.
Иҗади бәйге өч номинация буенча үткәрелә:
1. "Халык санын алу документларында кече Ватан тарихы".
2. "Гаилә архивы: шәҗәрәгә ачкыч".
3. "Минем якташым - танылган шәхес".
Фәнни-тикшеренү эшләре 10 мартка кадәр кабул ителә. Аларны җибәрү өчен электрон адрес: urakaeva.aa@bashkortostan.ru
Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://archive.bashkortostan.ru/documents/active/333193/
Фото: Аккүз авылы сайты
Читайте нас: