+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 гыйнвар 2021, 11:51

Виртуаль дөньяда – чын кешеләр

Танышу сайтларында кемнәр утыра? Танышу сайтлары турында төрле фикерләр бар. Кемдер шунда утыра, кемдер аларга көлеп карый. Шул ук вакытта, бер-берсен Интернеттагы танышу сайтлары аша тапкан кешеләр дә бар хәтта. Чынында нинди портал соң бу?

Танышу сайтларында кемнәр утыра?


Танышу сайтлары турында төрле фикерләр бар. Кемдер шунда утыра, кемдер аларга көлеп карый. Шул ук вакытта, бер-берсен Интернеттагы танышу сайтлары аша тапкан кешеләр дә бар хәтта. Чынында нинди портал соң бу?

Минем кызыксынуым өстенлек алды һәм мин аларны өйрәнә башладым. “Танышулар сайты” дип язуыма Интернет төрле эчтәлекле әллә күп­ме сайтка алып чыкты. Аларның берсенә кереп, түләүле сайтка эләккәнемне аңладым. Әлбәттә, мондый юк-барга акча түгәсе килмәде һәм бушлай булган сайтларны эзли башладым. Андыйлары да тулып ята! Шундый сайтларның берсенә үземне башка исем астында теркәдем, анда тутырырга кирәк булган анкетага максатымны “ир табарга” дип куйдым (чынында мин инде күптән тормышта, монысы эш буенча эксперимент кына иде). Фоторәсемемне куймадым.


Беренче эш итеп “эзләү” төймә-

с­е­нә бастым һәм үземә ошаган бер­ничә ир-егетне сайладым. Хәер, фоторәсемнәрдән күбрәк я пеләш, я симез, я карт ирләр карап тора иде. Үзем турында берничә җөмлә яздым. Мин, яңа кеше буларак, үземне нәрсә көткәнен әле башыма да китерми идем. Вакытымны әрәм итеп, үземә язып торасы да булмаган икән! Теркәлүдән соң ун минутлап вакыт узуга миңа ирләрдән дистә­ләгән хат килә башлады. Нигездә, 28 яшьтән 50 яшькә кадәр ир-атлар язды. Андагы хәлләр мине башта – аптырауга, аннары борчуга салды...

Беренче дежур фразадан соң ирләрнең һәркайсы минем монда нинди максат белән теркәлүем хакында кызыксынды. “Тормышка чыгарга телим. Ир эзлим” дигән сүзләремә алар, мине кызганып дигәндәй, монда тормышка чыгар өчен ир табып булырына шик белдерде. “Монда олигарх таба алмассыз. Ә менә тәэссоратлар баштан ашачак”, дип язды миңа Уфада яшәүче 44 яшьлек Динар.

Ир-егетләр аралашырга, интим тәкъдим итте. Алар хатыннары, балалары барлыгын яшермәде дә. Сөйләшү ачыктан-ачык барды, “күңел ачар өчен”, “очрашулар эзләр өчен”, “секс өчен”, “сөяркә табар өчен” – менә күбесенең әлеге сайтларда утыруының сәбәбе. Минем “ир эзләвемне” белгәч тә алар миңа язудан туктамады, үзләренең фотосурәтләрен салды, минекен сорады, минем фигура, тышкы кыяфәтем белән кызыксындылар. “Хаты­ныгыз­ның кай ягы ошамый?” дигән сорауга җа­вап бир­мәделәр, елмаеп торучы смайликлар җибәрү белән генә чикләнделәр. Берсе — “Сулга барып кайтасым килә” дип, икенчесе “билгеле бер уры­ныма маҗара эзлим”, дип язды. Өйләнгән ир-егет­ләрнең биредә күп булуы мине иң нык аптыратканы булды. Аларның күбесе офиста утыручылар, яки бөтенләй эшсезләрдер инде, чөнки эш вакытында мондый сайтларда утырып булмый бит.

Бер бик эшлеклесе эләкте. Минем язуларга ул ярты сәгать үткәч кенә җавап бирде, эшем күп, зур компа­ниядә эшлим, дип язды. Хәер, кем белә, бәлки аның бу “эш күплеге”, җавап язмый көттерүе дә хатын-кызларны кармакка эләктерүнең бер алымы гынадыр... Ирләр очрашырга тәкъдим итте, кайберләре берничә сәгатькә яки төнгелеккә фатир алырга да риза иде. Араларында ачыктан-ачык бозыклык тәкъдим итүчеләр дә булды, андыйларга җавап язмадым.

Кызык, ә башка хатын-кызлар мондый адәмнәр белән ничек аралаша микән? Алар бу сайтларда нәрсә эзли? Башымда шундый сораулар туды һәм аларга җавап табар өчен тагы бер бит ачтым да, анда үземне... ир-егет итеп теркәдем. Кызлар башта сагаеп кына җавап бирде. Миңа гына шундыйлары эләктеме, әллә инде чыннан да сайтларга шундый максат белән керә­ләрдерме, хатын-кызларның күбесе тормыш иптәше, баласына әти булырдай кеше эзли иде. Минем җи­ңел-җилпе тәкъдимнәргә җитди итеп җавап бирделәр, әмма барыбер аралаша-аралаша үзгәрә төштеләр.

Берсе тәүдә бик коры гына язышкан иде, минем ни белән шөгыль­ләнүем турында кызыксынды. Үзем­нең җиһазлар салоным бар, эшкуармын дип яздым. Беләсезме, кызыбыз шунда ук үзгәрде дә куйды! “Уфада үз салоныгыз бар?” – дип аптырады ул һәм минем белән ныграк кызыксына башлады, тоны үзгәрде, йомшак, матур итеп язды. Мин шуны аңладым: хатын-кызлар эреп китсен өчен әллә ни кирәкми, бер-ике матур сүз, “матурым”, “акыллым” дип эндәшү дә җитә. Ә инде шулай, минеке кебек, берәр “са­лоның” да булса, бөтенләй тиз бирешәләр.

Кызларның берсенә миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. “Сез маньякмы әллә?” – дип язды ул. Әлеге ханымга җылы, матур сүзләр белән дыңкычлап тутырылган берничә хат җитте, ханым инде миңа кияүгә чыгарга ризалашып бетә язды...

Икенче бер бахыр (шулай дигән өчен гафу итегез) биредә үзенә – ир, баласына әти эзли иде. Беренче ире белән аерылышканнар, үзе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Монда тормыш көтәрдәй ир табуы бик икеле дип эчтән генә кызгандым аны. Икенче бер ханым фотода купшы гөлләмә белән төшкән иде. “Кем шундый матур розалар бүләк итте?” – дип яздым. “Элекке егетем” – дип язды ул миңа, үзенең хәзер буш икәнлегенә ишарәләп.

Көн ахырына мин бу язышулардан тәмам арыдым. Ир-егетләрдән килгән хатларга җавап язып җите­шеп булмый. Аларның ачыктан-ачык шулай очрашулар эзләве, оятсыз тәкъдимнәр язуы минем кәефемне төшерде. Икенче көнне әлеге сайтка керергә бернинди дә теләгем юк иде, әмма кызыксынуым тагы шул битне ачарга мәҗбүр итте. Төн үткәнче хатын-кызлар активлашып киткән иде, алардан бик күп хат килгән. Ә “минем” тәрбиячем мине сагынып та өлгергән, миннән хат көтә иде...

Килешәм, танышулар сайты шуның өчен булдырылган да – биредә танышалар. Эш кешесе көнозыны эштә, кичен генә бушый, ялга әллә күпме эш көтә. Кем беләндер танышырга вакыт та калмый. Шундый чакта бу сайтларның файдасы бардыр, алар ярдәм итәдер. Әмма бер сорауга җавап тапмадым: нигә биредә өйләнгәннәр шулкадәр күп? Минем белән язышкан бер ир: “Ир – хатынын, хатын ирен алдый, чөнки бүген гаилә кыйммәтләре юкка чыкты. Элек кенә ул бер кавышсалар, гомернең азагына кадәр бергә булалар иде. Ире кайтып тукмаса да хатын чыгып китми иде. Ә хәзер бер тиргәшсәләр, тоталар да аерылышалар”, – дип язды.

Үзем өчен мин шундый нәтиҗәгә килдем: биредә ир табу бик катлаулы. Әмма мөмкин. Әлбәттә, бер керү белән түгел, озак утырырга, сайланырга, кирәкмәгән кешеләрдән шундук котыла барырга, алар белән язышмаска кирәк. Мин ике көн эчендә генә дә илледән артык ир-егет белән аралаштым, шулар арасыннан 2-3е белән арытаба да аралашып булыр иде. Аларның да берсе – өйләнгән, икенчесе аерылышкан булып чыкты. Берсе, үзе әйтүенчә, өйләнмәгәне, минем белән һәрвакыт “Сез” дип язышты, “Син”гә күчмәде, сөйләме дә бик ипле, язуы хатасыз иде. Әйткәндәй, биредәге ирләрнең күбесе хатасыз язуы белән мине аптыратты.

Кияүдәге хатыннарга шуны әйтә­сем килә: ирләрегезне саклагыз, Интернетта озаклап утырсалар, тикшерегез – кайда, нинди сайтларда “йөри” икән алар?


Фируза НИГЪМӘТУЛЛИНА.



Читайте нас: