+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
1 февраль 2021, 17:25

Гаилә консультациясенә килегез!

Авырлыкларны бергәләп җиңик!

3 февральдә республикада «Аек авыл-2020» конкурсы кысаларында гаилә консультацияләренең күчмә көне узачак.
Алкоголь һәм/яки наркотик бәйлелегендә булган якыннарыңа ничек ярдәм итәргә? Түзәргә һәм көтәргә мөмкин булмаганда нишләргә? Гаиләдә көч куллану булганда, калганнарга ничек яшәргә? Алкоголь бәйлелегеннән ничек чыгарга? Опеканы ничек рәсмиләштерергә? Тормышның шатлыкларын ничек күрә башларга?
Шушы һәм башка сорауларга компетентлы белгечләр: табиб-наркологлар, опека һәм мәгариф бүлекләре, “Гаилә” үзәкләре вәкилләре җавап бирәчәк.
Республика шәһәрләрендә һәм районнарында Гаилә консультацияләре көнен үткәрү вакытын һәм урынын Башкортстан Гаилә порталында ачыклый аласыз: [url=https://www.семьярб.рф/family-poster/edinyy-den-semeynykh-konsultatsiy-all/]https://www.семьярб.рф/family-poster/edinyy-den-semeynykh-konsultatsiy-all/[/url]
Акцияне Бөтендөнья башкортлары корылтае, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау министрлыклары оештыра.
Фото: mgazeta.ru
Читайте нас: