0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
9 февраль 2021, 11:20

Гөлназ Асаеваның туе ничек үтәчәк?

Яшь гаилә зур бәйрәмгә әзерләнә.

Яшь гаилә зур бәйрәмгә әзерләнә.

«Туй үткәрмичә генә, язылышып, ял итәргә барып кайтырга була. Ләкин һәр әти-әни матур итеп туй үткәрү, кызларын ап-ак күлмәкләр кидереп, кияүгә бирү турында хыялланадыр. Алар өчен булса да туй үткәрәчәкбез. Балаларыбызга да күрсәтерлек булсын. Никахыбыз бик тыйнак узды. Кайберәүләр кебек бөтен дөньяны җыеп, мәҗлес ясамадык. Никахтан соң да хәмерле бәйрәм булмады. Кайбер кешеләр никахтан соң, эчеп, исерешеп ята. Минем өчен бәйрәмнәрдә хәмер булмавы бик мөһим. Белмим, туйны алай үткәреп булмас инде», — ди ул.

Инстачылар Гөлназ белән Виллига туйларын, элекке заманнардагы кебек, кымыз белән үткәреп җибәрергә тәкъдим итә.

Туры эфирның ахырында Гөлназ Асаева башкорт-татар милләте темасын да күтәргән.

«Мин ике телдә дә җырлыйм, җырларны ике телдә яздырам. Мине, җырчы буларак, башкорт халкы күтәрде. Азрак акцентым сизеләдер. Ләкин мин башкорт гимназиясендә укыдым. Башкортча бик рәхәтләнеп сөйләшәм. Башкортлар - бик кунакчыл халык. Алар җиде буынга хәтле туганнарын җыеп, кунак итәргә мөмкин. Татарлар да кунакчыл. Ләкин башкортлар хәтле үк түгел.

Татарстанда бөтен халык мине башкорт кызы дип уйлый. Юк, мин — татар кызы. Хәзер кызык бит, кемдер Башкортстаннан китә дә, тулысынча татарга әйләнеп куя. Милләт темасын куертасым килми, әлбәттә. Мин - татар кызы, ләкин мин башкорт телен һәм халкын бик яратам», — дигән җырчы.

Фото: dayr.rbsmi.ru
Читайте нас: