+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 февраль 2021, 10:47

Ундүрт яше дә тулмаган...

Үзе дә балалыктан чыгып өлгермәгән кызга карынындагы сабыеның җанын кыярга туры килгән.

Үзе дә балалыктан чыгып өлгермәгән кызга карынындагы сабыеның җанын кыярга туры килгән.

Башкортстанда балигъ булмый да балага узган кызлар саны тотрыклы рәвештә югары булып кала. Үткән елда республикада 369 яшүсмер шундый исәпкә куелган. Чагыштыру өчен: 2019 елда алар - 402, 2018 елда 378 булган.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова әйтүенчә, 369 йөкле кызның икесе 14 яшьтән кечерәк булган, калганнарына - 15-17 яшь.

Абортка 40 кыз, шул исәптән 14 яшьтән дә кечерәкләрнең берсе килгән. Калганнары бәби табарга булган. Әлеге күрсәткеч буенча республикада сизелерлек кимү күзәтелә. Әйтик, 2012 елда 307 балигъ булмаган баланың 306сы аборт ясаткан, 2015 елда 18 яшькә кадәрге кызлар арасында 460 йөклелек очрагының 127се аборт белән тәмамланган, 2019 елда 402 балага 52 аборт туры килә.

Узган елда әни булган 329 балигъ булмаган кызның берсе генә яңа туган сабыйдан баш тарткан.

Фото: UfaTime.ru


Читайте нас