-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
14 февраль 2021, 14:21

“Кешелектән чыгып, югалырга тиеш булсам да...”

Упкын читендәге улын әнисе Аллаһка ялварып коткарган.

Упкын читендәге улын әнисе Аллаһка ялварып коткарган.

“Ана догасы диңгез төбеннән дә коткарыр” – бу мәкаль инде күп тапкырлар сыналган, аналарның догалары Ходай катына ире­шүенең исәпсез мисаллары белән расланган. Безнең бүгенге хикәят моңа тагын бер дәлил булып тора.

Танышым – уңышка ирешкән бизнесмен. Аның эше үргә бара, шул ук вакытта аның мин-минлеге дә, тәкәбберлеге дә юк. Хәйриячелек белән актив шөгыльләнә, туганнарына, дусларына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Азат – бик динле кеше. Ислам диненең барлык кануннарын үтәп яши һәм беркайчан да вакыт җитмәүгә сылтанып тормый. “Аллаһка ышану миңа түбәннән күтәрелергә һәм тормышта үз урынымны табарга ярдәм итте”, – дип кабатларга ярата ул. Аның ни турында сүз алып баруын барысы да аңлап бетерми. Якыннары гына, начар гадәте аркасында, аның кайчандыр, чыннан да, тормыш төбенә тәгәрәвен, беркайда да эшлә­мичә, хәтта сәрхүш тормышы алып баруын, аннан күп кенә дуслар баш тартуын яхшы белә. Эчкечелек аркасында яраткан кешесен югалткан һәм бүгенге көнгә кадәр, аны оныта алмыйча, ялгызы яши ул. Һәм бу, мөгаен, – аңа тулы бәхет өчен җитешмәгән бердәнбер нәрсә.
Азат укытучылар гаиләсендә туып-үсә. Армиядән кайткач, университетка укырга керә. Уку егеткә җиңел бирелә. Буш вакыты күп кала. Кичәләр, күңелле компанияләр, эчемлекләр... Ул ничек итеп хәмергә ияләшкәнен аңламый да кала. Университетның соңгы курсында язмыш аны бик тыйнак, элек белгән, беркемгә дә охшамаган гаҗәеп кыз Әлфия белән очраштыра. Ул гашыйк була, аннан башка бер көн дә яши алмый. Аның хисләре кызда да җавап таба.
Башта ул үзенең начар гадәтен яшерә ала әле. Дуслары белән шау-шулы күңел ачулардан соң, берничә көнгә юкка чыга, сөйгәне берни дә сизмәсен дип, аның белән очрашмый. Авылга әти-әнисе янына кайтып, аннан вакытында килә алмавы белән аклана. Әмма алдашуның бер чиге була шул. Әлфия очраклы рәвештә тукталышта аны исерек хәлдә күреп шакката, тирә-юньне танымаган хәлгә җиткән сөйгәне чираттагы тапкыр “авылга киткән” була.
Ул аңа ныклап ярдәм итәргә омтыла, үгетли, тирги, әмма яраткан кешесе биргән вәгъдәләрен бик тиз оныта. Кыз Азатның әти-әнисенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, алар да улларын туры юлга күндерергә тырыша, тик барысы да юкка... Кыз, бу хәлдән тәмам арып, аның белән аралашуын туктата.
Диплом алгач, Азат яхшы эшкә урнаша. Тик күпмедер вакыттан соң, билгеле сәбәпләр аркасында, аны югалта. Җитәкче күпмедер тапкыр соңга калуына күз йома, ә берничә көн рәттән эшкә чыкмагач, эштән куа. Ул икенче, өченчесен таба, тик беркайда да озак тоткарланмый... Азатның хаклы ялдагы әти-әнисе кардиналь карар кабул итә — аны авылга алып кайталар.
– Минем әти-әнием – дини кешеләр. Әнинең күз яшьләре белән Аллаһка ялварып, миңа ярдәм итәргә тырышуын күп тапкыр күреп, ишетеп тордым. Әмма билгеле бер вакытка кадәр мин боларның барысына да битараф идем. Ә бер көнне миңа ниндидер сәер халәт иңде – күңел елый, миңа шулкадәр кыен, оят иде. Мин кинәт бик күпне югалтуымны аңладым. Аллаһка: “Ий Раббым, ярдәм бир!” – дип ялвардым. Ике ел дәвамында мин үз-үземне эзләдем, армый-талмый дога кылдым, тормышка башка күзләр белән карый башладым, хәмергә омтылышны тулысынча җиңдем, – ди Азат. — Ә бу вакыт эчендә тормышта күп нәрсә үзгәрде. Әлфия әйбәт кияүгә чыккан икән, әни булган. Мин аны бер дә гаепләмим, чөнки без бер-беребезгә бернинди вәгъдә дә бирмәдек. Өстәвенә, безнең мәхәббәткә ул түгел, мин үзем хыянәт иттем. Бөтен көчем белән кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштым. Үз бизнесымны булдырдым, финанс иминлеге барлыкка килде, күп мөмкин­лекләр ачылды. Бүген дә мин начар гадәтле кешеләргә ярдәм итәргә тырышам. Ана догасының могҗизаларга сәләтле булуын беркайчан да онытмыйм.

Айсылу Хәсәнова.
Благовар районы.


Читайте нас в