+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 февраль 2021, 12:05

Ятимлек әчесенә чорналып...

Әтисез үскән балаларны әниләре ятим итмәс, ә менә әнисез булганнары...

Ялгыз бала тәрбияләүче хатын-кыз һәрвакыт булган. Сугыш елларында бу күренешкә гаҗәпләнергә дә кирәкмәгән, чөнки бу гадәти хәл итеп кабул ителгән. Аннан соңгы елларда да әтисез үсүче балалар күп булган. Ә менә ир-егетләрнең ялгызы гына бала тәрбияләвенә ничек карыйсыз? Кызганычка каршы, мондый гаиләләр саны елдан-ел арта...
Иртәнге сәгать 8. Уфаның Черниковка микрорайонындагы гадәти фатирда яшәүче Андрей Максимов балаларын уята башлый. Кызы Наташа - беренче бала, аңа 9 яшь. Ул тиз уяна, ә менә 3 яшьлек улы Кирилл иртә торырга өйрәнмәгән әле һәм киендергәндә дә йоклый диярлек. Ни әйтәсең - бала бит.
Башка кызлар кебек үк, Наташа беренче эш итеп ванна бүлмәсенә кереп китә. Юынырга кирәк, ә иң мөһиме - чәчеңне тарарга. Ул арада ир-егетләр чират көтә.
Менә шулай, барысы да җыелгач, иртәнге ашны ашарга да вакыт, ләкин әти кеше әзерләргә өлгерми. Шуңа күрә тиз генә киенергә һәм мәктәпкә, балалар бакчасына йөгерергә кала. Ерак барасы түгел. Ләкин кечкенә Кирилл, күрәсең, һаман да уянмаган. Кая баруларын да аңламый сабый...
Һәр көн Максимовар гаиләсендә менә шулай башлана. Монда сез кемнеңдер җитмәгәнен сизгәнсездер. Әни җитми...
- Хатыным үлгән елны, кызым белән күбрәк шөгыльләндем. Аны беренче сыйныфка җибәрергә, укырга, язарга өйрәтергә кирәк иде, - ди гаилә башлыгы Андрей Максимов.
Андрейның хатыны моннан берничә ел элек вафат булган. Кириллга ул вакытта - 10 ай, Наташага 5 яшь булган. Яшь әнине суицидка нәрсә этәргәнен беркем дә белми. Хатын язу да калдырмый, үз-үзенә кул салган. Бер мизгелдә Андрей ике кечкенә баласы белән ялгыз әтигә әверелгән.

Андрей бүген эшләми. Гаилә пособиегә яши. Ашарга әзерләргә, җыештырырга кемдер тиеш бит. Хәзер бөтен бу эшләр - әти кешедә. Соңрак мәктәптән төп ярдәмчесе кайтачак. Андрей, хатыны үлгәннән соң, кызына карата мөнәсәбәте бик нык үзгәрүен таный.
- Хатыным үлгәннән соң мин кызыма суындым. Иркәләмим дә инде. Бәлки, беркем белән дә мөнәсәбәтләр күптән булмаганга шулайдыр. Мин аны өлкән дип саныйм, - ди ул.
Менә шулай, ятимлек әчесенә чорналып яши бүген бу гаилә. Ә мондый гаиләләр ил буенча 700 меңнән артык... Алдагы көннәрдә тагын шуный берничә гаилә белән таныштырырбыз.
Фото: bash.news
Читайте нас: