Тәтешле районында яшәүче парның талашуы хатын-кызның дәваханәгә эләгүе белән тәмамланган.
Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, 14 февраль иртәсендә район дәваханәсенә күп җәрәхәтләр алган 37 яшьлек хатын китерелгән. Аны ашыгыч ярдәм каретасында үз йортыннан медучреждениегә алып килгәннәр. Табиблар имгәнгән пациентка берьюлы берничә диагноз куйган: ябык баш сөяге-мие җәрәхәте, арка мие имгәнүе, шулай ук муен умырткасы сынуы.
Табиблар полиция органнарына зыян күрүче турында мәгълүмат тапшырган. Күрсәтелгән адрес буенча шул ук иртәдә тикшерү-оператив төркем чыккан. Хезмәткәрләр 13 февраль кичендә хатын-кызны бергә яшәгән 42 яшьлек исерек ир кыйнаганын ачыклаган. Җинаять кылуның сәбәбе - көнләү. Хокук сакчылары ирне Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә китергән, анда ул үз гаебен таныган. Аңа каршы сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатканнар.
Гашыйклар көне алдыннан шундый хәлгә тарыган хатын-кызга хәзер тән җәрәхәтләрен генә түгел, күңел яраларын да төзәтерлек чаралар табарга туры киләчәк.