-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 февраль 2021, 12:02

"Әни мине өйдә тудырган..."

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрдә әнисе, үзенең туу тарихы турында яза.

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрдә әнисе, үзенең туу тарихы турында яза.

Хәбәр итүебезчә, Радий Фәрит улы кичә Ишембайда эш сәфәре белән булды. Билгеле ки, бу - аның туган ягы. Шуңа да ул биредә үз гаиләсе өчен кадерле урыннарга да барган.

"Әнием китүгә нәкъ 6 ел. Һәм, әлбәттә, мин аның каберендә булдым. Барлык ир-егетләргә дә әлеге даталарны онытмауларын телим. Әниләр безне тормыш юлыннан алып бара һәм чын кеше булып калырга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте ул.

Төбәк җитәкчесе Ишембайда тагын бер урын аны үзенә тартып торуын телгә ала.

«Менә мине монда тарта... Бу - Ишембайдагы бала тудыру йорты. Мин монда туганмын дип уйламагыз (миңа туарга Сайран авылында кендек әбисе ярдәм иткән). Ә бу бала тудыру йортында без яхшы ремонт ясадык һәм яңа җиһазлар сатып алдык", - дип яза ул.

Республика җитәкчесе, иң мөһиме – бала тудыру йортында балалар күп туа, дип билгеләп үтте.

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас: