+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
5 март 2021, 12:11

Әнкәйләргә җылы сүзләр табыйк!

Еллар үткән саен, инде үзең әни булып, балалар үстергәндә, әнкәйләрне тагын да ныграк аңлыйсың, бик тә кадерлисең. Әнкәйләребез исән чагында аларга кадер-хөрмәтебезне күбрәк күрсәтеп калырга өлгерик, бер үк соңга калмыйк. Кушнаренко районының Югары Сәет авылыннан мәдәният хезмәткәре Резида Сабитова әнисе, Түбән Сәет авылында гомер кичерүче Бүләк апа Биктимерова турында зурлап, кадерләп яза:

“Әнкәй чәчәкләр ярата. Шуңа да аңа аларны еш бүләк итәбез. Гөлләмәләрне кулына алган әнкәйнең йөзләре яктырып, балкып китә. Иң гаҗәбе, аның кулларында алар озак сулмый. Гүя ул чәчәкләр телен аңлый, шунлыктан аларга яшәү сулышы өрә ала, гомерләрен озынайта белә. Шуңа да үзенә чәчәкләр бүләк итүе дә күңелле. Шул минутларда әнкәй кичергән аңлатып бетмәслек кинәнеч ирексездән сиңа күчә, үзе тойган рәхәтлекне ул башкаларга да өләшә кебек. Кабат очрашканда бүләк иткән чәчәкләреңнең һаман да балкып утыруын күреп, әнкәйнең алтын кулларына, игътибарлы, наз тулы йөрәгенә сокланасың.
Әнә, бу фотосурәттә дә чәчәк гөлләмәсен баласын кочкандай шундый да яратып тоткан. Бәлки, еллар буе балаларын иркәләп-назлап тәрбияләгән Ана куллары бөтен нәрсәгә баласыдай тотынырга, җан җылысын бирергә күнегәдер. Рәхмәт сиңа, әнкәй, барысы өчен дә! Кызганмыйк Аналарга чәчәкләрне! Бәйрәм көнне дә, аннары да гөлгә күмик үзләрен!”
Резида Сабитова көй язган "Әнкәй", "Шатлыкларың булып кайтырмын" дигән җырларын беренче чиратта үзенең әнисенә багышлагандыр, әлбәттә.
Читайте нас