Эчәргә ярату белән эчкече булуның чиге кайда? Моны хәтта тәҗрибәле наркологлар да төгәл генә әйтә алмый, ә хокук сакчылары турында әйтеп тә торасы юк.
Ике кечкенә бала тәрбияләүче Ризван һәм Венера (исемнәре үзгәртелде) эчкече булмаган. Ләкин кичкә таба берничә рюмка күтәреп кую алар өчен әллә ни авыр булмаган. Тик менә якында гына яшәүче Ризванның әти-әнисе һәм сеңлесе моңа башка карашта. Улларын һәм киленнәрен яңадан тәрбияләргә, бер уңайдан балаларны якларга ниятләп, алар, аз гына шик туу белән, полиция һәм күзәтчелек органнары вәкилләрен чакыртканнар. Авыл йортында хәтта кечкенә табынны да яшереп булмый, шуңа күрә ел ярым дәвамында полиция һәм КДН хезмәткәрләре гаиләгә унлап штраф язган.
Ләкин формаль яктан «кагыйдәләр» үтәлгән: җәмәгатьчелек сигналы бар, ата-аналар бар... Димәк, балаларны алырга кирәк.
Ризванның туганнары гариза белән опека органнарына һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә мөрәҗәгать иткән - янәсе, тегеләр алкогольне артык куллануларын дәвам итә, балалар белән начар мөгамәләдә. Балалар үзләре беркайчан да ач булмауларын, аларга әти-әниләре белән яхшы булуын белдерсәләр дә, бу инде хәлгә аз йогынты ясый: суд ата-ана хокукларын чикләү карары кабул итә.
Балаларны тәүдә - бер приютка, аннары икенчесенә күчерәләр. Әти-әниләре алар янына һәрвакыт килеп, тәм-томнар китереп йөри. Тик балаларны кайтару өчен тәмуг газаплары кичәргә туры килә аларга. Бик күп авырлыклар үтеп, ниһаять, балаларны приюттан кире алалар.
Хәзер инде әти белән әни бөтенләй эчми. Иң мөһиме - балалар булуын яхшы аңлый алар.