Алты яшьлек Варя Башкортстан авылларының берсендә имин булмаган гаиләдә яшәгән. Әтисе аны еш кына кыйнаган, ә әнисе моңа күзләрен йомган. Хәзер әлеге фаҗига турында баланың маңгаендагы яра эзләре искә төшерә.
Варя гаиләдә өченче бала иде. Кызның әтисе еш кына эчкән һәм һәрвакыт кызларын кыйнаган. Олысына да, уртанчы инвалидына да, хәтта кече Варяга да эләккән. Әнисе бу хәлләргә күз йомган. Хәзер Варяның бөтен башы җөйләр белән "чуарланган". Бу урыннарда хәтта чәч үсми.
Интернатка Варяны әнисе үзе китереп бирә. Сабый бала әнисе белән хушлашырга да теләми, тизрәк балалар янына кереп китә. Бераздан ир белән хатынны ата-ана хокукыннан да мәхрүм итәләр.
Варяны тәрбиягә алган икенче әнисе интернатка очраклы гына килә. Һөнәре буенча ул - юрист. Наталья Рождественская анда бер көнгә ятим балаларга ярдәм итүче табиблар белән бергә килгән булган. Беренче тапкыр Варяны күргәч, аңа ике яшь дип уйлаган. Кызга ул вакытта ким дигәндә дүрт яшь булган.
- Интернат җитәкчесе белән сөйләшкәннән соң, мин өскә, "Дорога Жизни" хәйрия фонды табиблары эшләгән җиргә күтәрелдем. Нянялар һәм тәрбиячеләр бераз каушап калган хәлдә йөгерешеп йөриләр, һәм миңа юлда Варяны бирделәр. Мин аның белән кабинетларда йөри башладым. Ул минем чәчләремне таратты, куеныма сыенды, - ди Наталья.
Варяны тәрбиягә алырга тәүдә Натальяның ире каршы була. Аларның үзләренең өч улы, тәрбиягә алынган бер кызы була. Хатын да иренә басым ясамый. Авыру баланы тәрбияләргә күп көч салырга кирәк булачагын да аңлый ул. Әмма бер көн аңа ире килә дә: "Вакытны бушка үткәрмик. Варяны дәвалау соң булырга да мөмкин ди", - ди. Шулай кыз бу гаиләгә эләгә.
- Соңгы госпитализацияләүдә табиб аның гемипарезының ДЦПдан түгел, ә инсульт нәтиҗәсе, диде. Ә мондый балалар яшендә инсульт ата-аналар тарафыннан көч куллану, баш сөяге-мие җәрәхәтеннән соң булырга мөмкин, - диде Наталья. - Варяга "кыска буй" дигән диагноз да куйдылар. Күрәсең, ул үз гаиләсендә яшәгән вакытта туклану тиешенчә булмаган, шунлыктан үсә дә алмаган. Моннан тыш, Варяның психик һәм сөйләм үсеше тоткарланган. Мин аны күргәч, ул ишарәләр белән генә аңлата, берни дә әйтми иде.
Хәзер инде Варя тулыканлы гаилә тормышы белән яши. Әмма дәваланасы да бар әле аның.