Әнисе моны туйда гына белгән.
Кытайның Сучжоу шәһәрендә гадәттән тыш вакыйга булган.
Туй барган вакытта кияүнең әнисе борчуга кала: улының сөеклесе аңа артык нык таныш булып күренә. Ул аның күп еллар элек югалган кызына бик охшаган була. Аны бигрәк тә кызның кулындагы миң таң калдыра, шундый ук тап 20 ел элек югалган кызы кулында да була.
Хатын кәләшнең әти-әнисеннән аның туу тарихын аныклый. Тегеләре берни дә яшерми һәм кызны ике дистә ел элек юлда табып алулары, аны үз гаиләләренә алып тәрбияләүләре турында сөйли.
Кәләш булачак кайнанасының чын әнисе булуын белгәч, бәхеттән елап җибәрә. Ул күптән инде үзен тудырган ата-анасын табарга хыяллануын әйтә.
Шунысы игътибарга лаек, Һинд киносы сюжетына охшаган тарих туйны өзми - кияү дә анасының тәрбиягә алган улы булып чыга.
Фәрештәләр канатларын җәеп торган инде бу өчәүнең юлларына - һәрберсе үз бәхетен тапкан. Югалганнар табылсын, аерылганнар кавышсын иде һәр илдә!
Фото: mk.ru