Сөбханалла, Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апабыз балан чүпләп утыра.
Җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина әниләре Фәния ханымны видеога төшереп, инстаграмга куйган. Ул анда балан чистартып утыра. Ана белән кыз сөйләшә:
-Инәү, балан җыясыңмы?
-Җыйган баланны чүплим.
-Бәлеш пешерәсеңме соң миңа?
-Бәлеш пешерү булмый миннән хәзер, ашау гына була.
-Әйдә, көл әле матур итеп, инәү!
-Көлүне булдыра алмыйм хәзер.
-Нигә? Матур итеп көл инде.
-92гә чык та, матур итеп көләрсең. Авызыңда тешең дә булмасын…
-И, тешләрең тезелеп тора, кара!
-Минем анда өч кенә теш бар, — дип кеткелдәп көлеп җибәрә Фәния апа.
-Һәр тешеңә унны кушабыз да утыз була, — дип шаярта Фирүзә ханым.
«Инәүгә көн дә бер эш табам. Уңганым, йомшагым ул минем. Инәү кебек уңган булып булмый ла», — дип яза Фирүзә Ибәтуллина.
«Фәния апа гел җавап табып кына тора», — дип язганнар. «90ны үткәч усалланды», — дигән кызы.
«Исән-сау булсын! Үзебезнең әнкәйләрне күргән кебек. Хәтта күзләргә яшь килде. Озын, бәхетле гомерләр насыйп итсен Ходай», — дип язалар инстачылар.
Берничә инстачы Фәния апаның салкын балан чүпләп утыруына борчылган. «Салкын тия күрмәсен», «Туң балан, бармаклары өши инде», — дип язалар.
Фото: Инстаграм