Ә балалар, ә тамашачылар?!
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәм аларның нәни кызлары Ариана андагы Анталья шәһәрендә ял итәләр.
"Кире кайтыгыз! Калган балаларыгыз Русиядә бит, аларны кем карар?», «Башка балаларыгызны да дистанцион укуга күчереп, Төркиягә алып китегез. Нәни кызыгызга диңгез һавасы кирәк булгач, иң беренче чиратта аның сәламәтлеген кайгыртыгыз!», «Атнага ике рейс калдыралар. Борчылмагыз!», «Кайтып тормагыз, июньгә кадәр Төркиядә калыгыз!» — дип яза инстачылар Гүзәл белән Илдарга.
«Шунда гына ятыгыз. Монда ковид ташып йөрмәгез!». «Без дә Төркиядә. Хәзер нишләргә икән дип уйлыйбыз. Калыргадыр, Казанга юлларны, бәлки, япмаслар әле. Монда шундый тыныч, урамда халык юк диярлек, ял көннәрендә урамнар бөтенләй буш була. Һава торышы җылы, тиздән кыздыра башлаячак».
«Төркиядә комендант сәгате кертелде. Рамазан ае башланды. Мәчетләрдә җыелу һәм ифтарлар уздыру рөхсәт ителми. Эшкә белешмә белән генә чыгалар, чикләүләр бик күп. Минем энем шунда яши. Төрекләр вируска бик җитди карый һәм барлык кагыйдәләрне төгәл үти». «Үкереп-үкереп еладым. Беренче ял. Ашкынып көттем. Бәлки, сезне дә күрермен дип уйлаган идем», — дип тә язалар.
Керереңнән алда чыгарыңны уйла да бит... Бигрәк тә хәзерге вәзгыятьтә.
Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында
Подробнее: https://intertat.tatar/news/social/13-04-2021/g-z-l-urazova-gail-se-bel-n-t-rkiyad-kalgan-t-rkiyane-yabalar-bez-monda-ozakka-ahry-5819210