Хатын иренең сөяркәсеннән үч алмакчы булган.
Уфада яшәүче хатын иренең сөяркәсеннән үч алу максатында аның машинасын яндырырга булган. Зур чит ил машинасын яндыру өчен ул махсус кеше яллый һәм аңа 50 мең сум акча бирергә вәгъдә итә.
Машина туктап торган йорт янындагы камера төшергән видеодан күренүечә, ул төндә машина янына зур гына гәүдәле ир килә. Берничә минуттан инде "внедорожник"ның капоты яна башлый. Янгын сүндерүчеләр тиз арада чакыруга килә, шулай да машина җитди зыян күреп өлгерә. Белгечләр әйтүенчә, автомобльгә 1,5 миллион сумлык зыян килгән.
Хатын да, аның теләген тормышка ашырырга теләүче дә кулга алынган. Хатын бу эше өчен үкенүен белдерә. Шулай да җинаять кылучыларның икесенә дә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк хәзер.
Фото: социаль челтәрдән.