Билгеле блогерны аэропортта күргәннәр.
Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә хәбәр итә.
«Бүген Индира ял итәргә беренче тапкыр бездән башка китте. Мин өйдә ике кызыбыз белән калдым. Аңа миннән, балалардан, тормыш мәшәкатьләреннән ял итеп алу кирәк иде. Без аны сагыначакбыз. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Үземә дә мондый тәҗрибә аша узу бик кызык», — дип яза Рөстәм.
Аның Инстаграмында балаларны йоклату, ботка пешерү, ашату вакытында төшерелгән язмалар да бар. Ул балалар белән үзе генә булачагы һәм бөтен вакытын алар белән бергә үткәрәчәге турында яза.
«Индира кайсы якларга очты? Чикләр ябылып куя күрмәсен анда», — дип кызыксынган инстачылар. Рөстәм Индираның Русиядә ял итүен язган.
«Хатыныңны кайгыртасың да инде. Шулай ял итәргә мөмкинлек биргәнең өчен бик зур рәхмәт», «Сез бу адымыгыз белән татар ир-атларының менталитетын бетереп аттыгыз», «Хатыныгыз ял итеп, яхшы кәеф белән кайтачак», — дип яза инстачылар.
«Мин сезнең урында хатынның үзен генә җибәрмәс идем. Көнләмисез дә икән», — дип язган инстачыга: «Хыянәт итәсе килгән кеше күрше белән дә хыянәт итә. Бер-береңә ышанырга кирәк», — дигән Рөстәм.
Соклангыч гаиләгә - сөю-сәгадәт, Индирага матур ял телик!
Фото:instagram.com/rustam_nabiev92