Беренче берничә көндә пар гаилә көнкүрешен төзекләндергән, ләкин тиздән егет үзенең кырыс холкын күрсәтә башлаган. Көннәрдән бер көнне кыз белән ачуланышкан, ә аннары янарга да тотынган. Бераздан егет "шаярмавын"а ышандырыр өчен кызны хәтта кыйнаган. Кыз да югалып калмаган, егетенең холкын шунда ук ачыклап, полициягә гариза язган. Әңгәмә вакытында 30 яшьлек ирнең элек хөкем ителгән булуы ачыкланган, шуңа күрә гаебен кире какмаган һәм барысын да таныган.
- Әлеге фактлар буенча "Үтерү белән янау" һәм "Сәламәтлеккә җиңел зыян китерү" мәддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган, - дип ачыклык керттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.