Благовещенда яшәүче берәүнең үз баласына ата булуын суд аша дәлилләгәннәр. Нишләр икән инде хәзер?
Благовещенда яшәүче бер ирне суд аша әти булуын танырга һәм алимент түләргә мәҗбүр иткәннәр.
Аны берничә ел бергә яшәгән хатыны судка биргән: ул аның белән 2017 елда ук танышуын, ә 2019 елның июлендә чын гаилә кебек бергә яши башлаулары, ә менә туйларын соңрак уйнарга карар кылуларын белдергән.
Тиздән хатын үзенең йөкле булуын ачыклый, әмма ир әлеге шатлыклы хәбәрне белгәч, җавап тотарга теләмичә, качып китә.
Үткән елның июлендә сабый дөньяга килә, әмма туу турында таныклык алырга вакыт җиткәч, аның әтисе үз фамилиясен бирергә теләми. Аның элекке сөеклесенә судка мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый.
- Җавап бирүченең баланың атасы булуы расланды. Бала туу турында таныклыкка үзгәрешләр кертелде, җавап бирүче әтисе буларак күрсәтелде. Шулай ук җавап бирүчедән алиментлар һәм суд чыгымнары да түләттерелде, - дип хәбәр иттеләр Благовещен районы судының матбугат хезмәтендә.
Фото: "ВКонтакте"