+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
12 Май 2021, 16:40

Ризат Рамазанов шатлыгы белән уртаклаша

Бүген Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булган.

Бүген Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булган.
Бу уңайдан "Шәһри Казан" хәбәрчесе Ризатның үзе белән элемтәгә кергән.
“Бүген Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә улыбыз туды, Аллаһка шөкер! Авырлыгы – 3550 грамм, буе – 52 см. Бала тудыру йортына Зинираны 10 майда илтеп куйган идем. Бүген 11:30 сәгатьтә очкылык тота башладым. Миндә бераз тоемлау сәләте бар. “Улым туды бугай”, - дип уйлап куйдым. Һәм нәкъ шул вакытта сабыебыз дөньяга килгән. Зинира: “Сиңа охшаган”, - диде. Икесенең дә хәлләре әйбәт, Аллаһка шөкер”, - дигән Ризат.
Җырчы балага нинди исем сайлауларын әлегә әйтми. “Исеме “Р” хәрефенә башлана”, - ди ул.
Рамазан аенда бәхетләре тагы да ишәйгән Рамазановларны чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!
Фото: матбугат.ру
Читайте нас