Балтачтан Гөлназ һәм Эльвир Сәяповлар, үзләренең 2 кызы белән беррәттән, 6 малайга да ата-ана назы биреп үстерә.
Табигатьнең ап-ак чәчәккә күмелгән мәлендә һәркем өчен мөһим булган бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара гаилә көне билгеләнә. Чыннан да, әлеге вакытта кошлар ояда нәни кошчыкларын чыгара, бар тереклек инде кышкы йокысыннан уянып, яңа яшәешкә, яңа буынга башлангыч бирә. Шунлыктан Халыкара гаилә көненең нәкъ шушы илаһи мизгелдә билгеләнүе дә очраклы гына түгел. Халыкара гаилә көне булдыру башлангычы белән Берләшкән Милләтләр Оешмасы комитеты беренче тапкыр 1989 елда чыга. Анда гаилә мөнәсәбәтләрендәге иң кискен темаларны яктырту һәм проблемаларны иҗтимагый көчләр ярдәмендә хәл итү планы булдыру турында әйтелә.
Әлеге башлангычны барлык дәүләтләр дә хупламый. Әмма 90нчы еллар башында аерылышулар саны кинәт арта башлагач, 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе 15 майны — Халыкара гаилә көне дип игълан итте. Русиядә бу көн 1995 елдан билгеләнә башлады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге бәйрәм чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килсә дә, аның актуальлеге артканнан-арта. Ул көнне төрле мәдәни чаралар оештырыла, яшь, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә, гаилә төшенчәсенең әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән төрле очрашулар үтә.
Кызганычка каршы, соңгы елларда гаилә төшенчәсенең кыйммәте югала башлады кебек. Яшьләр күбрәк никахсыз яшәүне өстен күрә, рәсми язылышканнар да аерылышуга җиңел карый. Әлбәттә, моның асылында бик күп проблемалар ята. Әмма, ничек кенә булмасын, һәркем парлы яшәргә тиеш. Ә иң мөһиме — балалар тулы гаиләдә тәрбияләнсен иде. Бала нинди генә яхшы шартларда үссә дә, әти-әни назын бернәрсә дә алыштыра алмый. Бу инде күптән исбат ителгән факт.
Бәхеткә, күпләргә үрнәк булып яшәүче гаиләләр дә аз түгел. 3-4 бала тәрбияләүче гаиләләр саны да арта. Андыйларга Хөкүмәт тә төрлечә ярдәм күрсәтә. Күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасында, мәктәпләрдә төрле ташламалар каралган. Тәрбиягә бала алып үстерүчеләр дә аз түгел бүген. Күпләр караучысыз калган балаларны үзләренекеләр янына алып, аларга бертигез тәрбия бирә. Мондый кешеләрнең никадәр миһербанлы, зур йөрәкле булуын язып торасы да юктыр. Шул ук вакытта аларның йөзе һәрвакыт якты, беркайчан да тормыш авырлыкларына зарланмас һәм һәрвакыт киләчәккә өмет белән караулары белән дә аерыла алар.
Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Гөлназ һәм Эльвир Сәяповлар да — нәкъ шундый гаиләләрнең берсе. Әле яшь кенә булуларына карамастан, 8 балага әти-әни алар.
Сәяповларның өйләре янына килеп җитү белән капка төбендә уйнап йөргән бала-чага игътибарны җәлеп итте. Алар белән таныш булмасак та, елмаеп исәнләшеп, ишек төбенә кадәр озатып килде арадан берсе. Тирә-якта ап-ак чәчәккә күмелгән агачлар, ишек төбендә чәчәк атып утыручы тәүге яз чәчәкләре дә ягымлы итеп каршы алды. Ике катлы өйне зәвык белән урнаштырылган заманча җиһазлар бизи. Түрдә шулай ук гөлләр үсеп утыра. Балаларның кечкенәләре урамда уйнап йөрсә, өлкәнрәкләре үз бүлмәләрендә ниндидер эш белән мәшгуль. Ул арада аш-су бүлмәсенән хуҗабикә дә килеп чыкты.
— Ашарга күпләп пешерергә кирәк. Хәзер “кече партия” дә тыштан керергә тиеш, — дип елмайды ул.
1986 елның 1 гыйнварында туган Гөлназ — Балтач районының Мишәр авылы кызы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нефтекама шәһәренең педагогия колледжына укырга керә. 3нче курста укыганда булачак тормыш иптәше белән таныша.
— Мин Яңавыл районының Тартар авылы кызы белән тулай торакта бер бүлмәдә яшәдем. Бервакыт шушы кызның абыйсы килде. Үзе белән дустын да иярткән. Менә шунда таныштык та инде Эльвир белән, — дип искә ала Гөлназ.
1981 елда туган Эльвир бу вакытта шушы ук шәһәрдә электрик һөнәрен үзләштергән була. Гөлназ әле ул чакта ныклап гаилә тормышы турында уйланмаса да, егет инде үзенә гаилә корырдай кеше эзләгән булган, күрәсең. Чөнки алдагы 3 елда инде алар аерылмас парга әйләнә.
2006 елда Гөлназ белән Эльвир законлы никахка керә. 10 ел Нефтекамада яши яшь гаилә. Авыл җирендә үскән егеткә шәһәр тормышы якын була аламы соң инде?! Күпме генә шәһәргә яраклашырга тырышса да, һаман авыл тормышы турында хыяллана ул. Тәүдә Гөлназны Яңавылга кайтырга үгетли. Ләкин яшь хуҗабикә моңа каршы килә, аның шәһәрдә яшисе килә. Соңрак инде хатынының туган ягына да кайтырга ризалаша Эльвир, авыл гына булсын. Шулай итеп, Иске Балтач авылына күчеп кайта яшь гаилә.
— Һәрвакыт авылны юксынды. Инде эш табып, яшәргә урын булдырсак та, күңеле белән һәрвакыт авылга тартылды. Күчеп кайткач, үзем дә дөрес эшләвебезгә инандым. Ярый, ирем Балтачка алып кайткан әле, — ди бүген Гөлназ.
Сәяповлар ике кызга гомер бүләк иткән. 2008 елда туган Дилара бүген 6нчы сыйныфта белем алса, 2010 елгы Әмирә — 4 сыйныфны тәмамлый. Дилара бию түгәрәгендә шөгыльләнә, ә Әмирә кием тегү белән кызыксына. Арытаба үз кызлары янына 6 малай да өстәлә. Иң өлкән улларына инде 17 яшь. Ул Иске Балтач авылындагы авыл хуҗалыгы колледжында белем ала. Икенче уллары бүген 7нче сыйныф укучысы. Бу ике малай — бертуганнар. Чираттагы дүрт малайга да бер үк әти-әни гомер биргән. Өлкәннәре бүген Яңавыл шәһәрендәге коррекцион мәктәптә белем ала. Икенчеләре — 4нче сыйныфта укыса, ике кечкенәсе әле балалар бакчасына гына йөри.
— 6 малай, дип әйтүгә күпләр: “Ничек аларны тыясыз? Малайлар шук була бит!” — ди. Мин аларның сүзгә килгәннәрен дә ишеткәнем юк. Бер-берсенә бик ярдәмчелләр. Укуда да, йорт эшләрендә дә өлкәннәр кечеләренә ярдәм итәргә, ә бәләкәйләр — тыңлашырга тиеш. Йорт эшләрен бергәләп башкарабыз, бәйрәмнәргә һәрвакыт җитди әзерләнәбез. Гомумән, бала күп булган саен, өйдә күңеллерәк бит ул, — ди Гөлназ.
Тәрбиягә бала алу Гөлназ өчен ят күренеш түгел. Аның бертуган апасы белән абыйсы гаиләләрендә дә шундый балалар тәрбияләнә.
— Ирем белән бер утырып сөйләштек тә, 5 ел элек Илеш районыннан ике зур малайны алып та кайттык. Алар тиз арада безгә ияләште, мәктәптә дуслар тапты. Бәләкәйләре иремә туган да булып чыга. Балаларга тәрбия җитмәгәнлеген белү белән барып та алдык. Бу юлы да озаклап уйлап тормадык. Билгеле, мондый адым зур җаваплылык таләп итә, берникадәр куркыта да, әмма, теләк бар икән, аңа каршы килергә кирәкми. Андый балалар үзләре дә гаилә тәрбиясенә, назга сусаган, иркәләнмәгән була. Шуңа алар да безгә яраклашырга тырышты. Мәктәптәге укытучыларга, балалар бакчасындагы тәрбиячеләргә дә рәхмәтем зур. Балалар тиз арада коллективка кереп китте, дуслар тапты. Монда аларның өлеше зур, — ди ул.
Әйе, бүген караучысыз калган балалар аз түгел. Әти-әнисе исән булып та, балаларыннан баш тартканнарның күңелендә нәрсә икән? Билгесез... Бәхеткә, җәмгыятьтә Гөлназ белән Эльвир кебек кешеләр дә бар. Андыйлар үз балаларына гына түгел, чит гаиләдә туганнарны да үзләренекедәй тәрбияли.
— Балаларыбыз сәламәт булсын. Калганын ничек тә булдырырга тырышырбыз. Ходай безне бер-беребездән аермасын, безнең әле шушы балаларны үстереп кеше итәсе бар, — ди бүген Гөлназ белән Эльвир. Әйе, ничек кенә булмасын, балалы гаиләләр ныклырак була. Андый гаиләләрдә бер-берсенә хөрмәт, ихтирам да көчлерәк кебек. Өйләнешкәндә мәхәббәт кенә җитсә дә, гаилә ныклыгын саклау өчен менә шул сыйфатлар да кирәк шул. Нәкъ Сәяповларның күркәм гаиләсендәге кебек!