+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
15 Май 2021, 10:55

Тату гаилә - ил күрке

15 майда Баймакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара гаилә көненә багышланган чарада катнашты.

15 майда Баймакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара гаилә көненә багышланган чарада катнашты.

Ул шәһәрнең Җиңү паркында узды. Төбәк җитәкчесе район халкын әлеге мөһим бәйрәм белән котлады.

– Саумысыз, баймаклылар! Сезне Гаилә көне белән котлыйм! Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Радий Хәбиров. - Бүген Баймак актив үсешә. Шәһәрне тагын да матуррак итү өчен планнарыбыз күп.

Республика Башлыгы күп еллар бергә гомер иткән Әлфия һәм Рамазан Солтангәрәевларга, Гөлгенә һәм Рамил Тутмановларга, ярты гасырдан артык бергә яшәүче Мөхтәрәмә һәм Фәрит Абдрахмановларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында 11 бала тәрбияләп үстергән күп балалы Зөлфия һәм Вәкил Боскыновлар гаиләсе дә бар.

Радий Хәбиров шулай ук Баймак районы Баеш авылында туган 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Гайзулла Мөхәммәт улы Әблюзинны да котлады. Фронтовик Көнбатыш Украина, Польшаны азат итүдә катнаша. Сугыштан соң өенә кайта, авыл хуҗалыгында эшли. Тормыш иптәше Хәмидә Фәйзулла кызы белән 57 ел гомер кичерәләр, җиде бала үстерәләр һәм аякка бастыралар. Хәзер аның 14 оныгы һәм 14 туруны бар.

Төбәк Башлыгы Җиңү паркында бу көннәрдә бөтен республика буенча уза торган «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында агачлар утыртуда да катнашты.

Фото: главарб.ру


Читайте нас