+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
17 Май 2021, 06:08

Аерылмагыз, аерылмагыз...

Югыйсә бу адым парсыз гына түгел, фатирсыз калуга да китерергә мөмкин.Русия Федерация­сенең Гаилә кодексы парлап яшәгән вакытта җитди сәбәпләргә бәйле эшләмәгән кешеләрне (авырган, бала тәрбияләп өйдә утырган һ.б.) яклый, аерылышкан очракта да аларга ире яки хатыны белән бергәләп җыйган мал-мөлкәтнең яртысы бүленә. Бүленәсе милекнең күләмен суд бары тик ир яки хатынның ни өчен хезмәт салмавын җитди сәбәпләр белән аңлата алмаган очракта гына киметергә мөмкин. Бу Русия Федерациясе Гаилә кодексының 39 мәддәсенең 2нче өлешендә язылган. Әмма соңгы вакытта эшләми өйдә утырган яки аз хезмәт хакы алып эшләгән кешене аерылышканда бөтенләй фатирсыз (йортсыз) калдыру суд практикасында еш күзәтелә башлады. Беркемнең дә мондый кыен хәлгә төшәсе килмәс! Бүгенге консультациябез әлеге четерекле темага багышлана.

Югыйсә бу адым парсыз гына түгел, фатирсыз калуга да китерергә мөмкин.

Русия Федерация­сенең Гаилә кодексы парлап яшәгән вакытта җитди сәбәпләргә бәйле эшләмәгән кешеләрне (авырган, бала тәрбияләп өйдә утырган һ.б.) яклый, аерылышкан очракта да аларга ире яки хатыны белән бергәләп җыйган мал-мөлкәтнең яртысы бүленә. Бүленәсе милекнең күләмен суд бары тик ир яки хатынның ни өчен хезмәт салмавын җитди сәбәпләр белән аңлата алмаган очракта гына киметергә мөмкин. Бу Русия Федерациясе Гаилә кодексының 39 мәддәсенең 2нче өлешендә язылган. Әмма соңгы вакытта эшләми өйдә утырган яки аз хезмәт хакы алып эшләгән кешене аерылышканда бөтенләй фатирсыз (йортсыз) калдыру суд практикасында еш күзәтелә башлады. Беркемнең дә мондый кыен хәлгә төшәсе килмәс! Бүгенге консультациябез әлеге четерекле темага багышлана.

Бергә җыйганмилек ничек бүленә?

Тормыш булгач, төрле хәлләр була: бүген илдә никахка керүчеләр белән аерылышучылар саны бер дәрәҗәдә, ди статистика мәгълү­матлары. Моңа кадәр аерылышканда, кеше, бөтенләй тораксыз калам дип, әллә ни хәсрәтләнми иде: ни дисәң дә, гадәттә, парлылыкта булдырылган фатир яки йорттан иргә дә, хатынга да тигез өлеш бүленде. Тик менә хәзер бу җәһәттән борчылырга урын бар: судлар торак бүлү мәсьәләсенә икенче күзлектән карый башлаган. Бергә яшәгәндә сатып алынган фатир, йорт яки төзелгән торак хәзер автомат рәвештә урталай бүленми, суд аны бергә булдырылган милек дип танырга ашыкмый, күчемсез милекнең кемнең акчасына сатып алынуын, салынуын ачыклый. Уртак милек дип ир белән хатынның уртак кеременә алынган милек исәпләнә, ә бу гаилә казнасына кемнең күпме өлеш салуына турыдан-туры бәйле. Хезмәт хакы, пособиеләр, пенсия һәм башка максатлы булмаган түләүләр уртак керем дип санала. Ә менә, мисал өчен, сәламәтлеккә зыян килүгә бәйле бирелгән түләү – максатлы түләү, ул уртак керем дип каралмый.
Аерылышучыларның берсе фатир яки йорт уртак керемгә түгел, ә бары аның акчасына гына сатып алынган (төзелгән) дигән дәлилләр китерсә, икенчесе урамда кала! Әгәр дә аның гаиләле чагында эшләгән урыны, рәсми табышы булмаса, яки бик аз хезмәт хакы алса, ул судта әлеге торакка үз хокукы барлыгын якласа да, теләгәненә ирешүе ай-һай чамалы.

Йортны әти-әниең бүләк итсә

Аерылышкан пар милек бүлә башлый: хатын ире белән берничә ел гомер кичергән фатирны үзенең әти-әнисе алып бирде, ди, ире, әлбәттә, торакта минем дә өлешем бар, ул урталай бүленергә тиеш дип бара. Суд коры сүзгә генә ышана торган инстанция түгел: аерылышкан парга белешмәләр китерергә туры килә. Ир кешенең 2-НДФЛ белешмәсеннән шул күренә: ул гаилә башлыгы булганда, эшләмәгән диярлек, һәрхәлдә, рәсми табышы бик аз теркәлгән. Хатыны да эшләмәгән: балалар тәрбияләп өйдә утырган. Әмма ул үзләре яшәгән фатирның әти-әнисе акчасына сатып алынуын дәлилләүче документлар китергән. Нәтиҗәдә, суд тарафыннан торак тулысынча аныкы гына дип танылган, иренә бернинди өлеш тә бүленмәгән.

Хезмәт хакың аз булса

Ир белән хатын бергә яшәгәндә фатир сатып ала. Милек хокукы хатынга гына яздырыла. Аерылышкач, суд торакны урталайга бүлә. Әмма ир кеше Русия Федерациясенең Югары судына мөрәҗәгать итә, фатир алыр алдыннан ике атна элек кенә мин үземә мираска калдырылган йорт белән җир участогын саттым, шул акчаны фатир алуга тотындым, ди. Әлбәттә, барлык документлар да җентекләп тикшерелә. Ирнең чынлап та үзенә мираска бирелгән күчемсез милекне сатуы ачыклана. Биредә шуны әйтик: ир яки хатынга мираска калдырылган мөлкәт бары тик аның үзенеке генә дип санала, уртак табышка керми. Сатыл­ган өйнең хакы фатирныкына тәңгәл була. Хатын да эшли, әмма документлар буенча аның хезмәт хакы түбән, фатир сатып алырлык дәрә­җәдә булмавы күренә.
Фатирга милек хокукы хатында булуга карамастан, суд торакның бердәнбер хуҗасы дип ирне таный, хатынга өлеш бүленми.
Шулай итеп, юристлар билгеләвенчә, хәзер эш­ләмәүче, я инде аз хезмәт хакы алып эшләүче кешенең аерылышканда тораксыз калуы да бар. Әгәр дә җәмәгате күчемсез милек сатып алуга үз акчасын гына кертүен дәлилләсә, әлбәттә.

Сәхифәне “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова әзерләде.
Фото: rg.ru
Читайте нас