Әлеге фотога караганда, эшләр шуңа таба бара.
Инстаграм челтәрендә бик кызыклы фото пәйда булды. Анда Башкортстан һәм Татарстанның популяр җырчылары Элвин Грей белән Гөлназ Асаеваның сөйләшеп торган мизгелләре суратләнгән. Һәм Элвин Грей әлеге фото астына “Шоу дәвам итә” дип язган.
Фотода Гөлназ бәби көткәнгә охшаган. Иркен күлмәге астында түгәрәкләнеп килүе шәйләнә төсле. Моны комментарий калдыручылар да сизеп алган. Җырчыны бәби көтүе белән тәбрик итүчеләр дә күп. Язылучылар Гөлназның йөзе үзгәрүенә, танып булмавына да басым ясый.
Яшь парларга бу сорауны моңа кадәр дә биргәннәре бар иде инде. Күптән түгел Гөлназ аларга:
- Вил йортны төзеп бетерүгә, бәби алып кайтабыз. Әлегә юк. Мин әле әни булырга әзер түгел, - дип җавап биргән иде.
Гөлназ үзе әлегә бу хакта берни дә әйтми. Ә бәлки күлмәге генә шулай күрсәтәдер? Ничек кенә булмасын, Вилли белән Гөлназга сөенче күчтәнәчен әзерләп куйдык. Бәхет сезгә, яшьләр!
Фото: Инстаграм.