+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
22 Май 2021, 15:18

Парлы гомер – нурлы гомер

Кильметовларның күңел җылысы туганнары һәм якыннарына да җитә.Борай районы Бикҗән авылында гомер кичерүче Анфиса һәм Динар Кильметовлар гаиләсендә быел бик күркәм истәлеклевакыйга булган: биш бала әнисе Анфисага “Ана даны медале” тапшырылган.

Кильметовларның күңел җылысы туганнары һәм якыннарына да җитә.

Борай районы Бикҗән авылында гомер кичерүче Анфиса һәм Динар Кильметовлар гаиләсендә быел бик күркәм истәлекле
вакыйга булган: биш бала әнисе Анфисага “Ана даны медале” тапшырылган.

Борайда элек-электән төрле милләт халыклары бертугандай аралашып, үзара ярдәмләшеп, бер-берсенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итеп тату яши. Кильметовлар милләте буенча удмуртлар, әмма татарча яхшы сөйләшәләр, алай гына да түгел, татар телендә нәшер ителүче гәзит-журналлар алдырып укыйлар.
Анфиса Григорьевна белән Динар Леонидович, яшь булуларына карамастан, эшсөярлек­ләре, яхшы гаилә пары булуы белән авылдашла­рының ихтирамын яулаган. Берничә ел элек алар бик күркәм йорт төзеп чыккан.
— Мал, кош-корт асрыйбыз, яшел­чә, җиләк-җимеш үстерәбез, — ди Анфиса. — Балалар да акрынлап кул арасына керә.
Кильметовларның олы кызы Виленага — 11, уллары Раилгә — 8, Рианнага — 4, Ангелинага — 3, Ясминәгә — 2 яшь. Балаларның өлкәнрәкләре мәктәптә укый, кечеләре бакчага йөри.
— Мин һәрчак зур, тату гаиләм булсын иде дип хыялландым, — дип уртаклаша хуҗабикә. — Сигез балага гомер бүләк иткән картәнием, әтиемнең әнисе, минем өчен һәрвакыт үрнәк булды. Ишле гаиләдә үскән туганнар балачактан бердәм була бит!
Анфисаның хыялы тормышка ашкан: аның да гаиләсен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ире Динар хатыны, балалары дип өзелеп тора, кулыннан килмәгән эше юк. Кышын ул улы һәм кызлары өчен ихаталарында кардан тау гына түгел, берсеннән-берсе гүзәлрәк әкият геройлары сыннарын да эшләп куя, җәен балаларга уйнар өчен атынгычы, спорт корылмалары булган мәйданчык җиһазлаган.
— Балалар белән сөйләшер, уйнар өчен вакыт табарга тырышам, — ди гаилә башлыгы. — Футбол, волейбол – яраткан уеннарыбыз.
Динар – төзүче. Борыстан өйләр салу белән шөгыльләнә. Моннан тыш, евроремонт остасы да әле ул.
Анфиса — йорт хуҗабикәсе. Җиде баш мөгезле эре терлек, шуларның өчесе савым сыеры, бихисап кош-корт асрап, дөньяларын гөл итеп тота. Сөт, каймак, катык, эремчек сату белән шөгыльләнә.
— Киленемнән уңдым, — ди Анфи-саның бианасы Рәфидә апа. — Кулыннан килмәгән эше юк. Әзерләгән ризыклары телеңне йотарлык. Хатын-кызлар эшен генә түгел, ир-егетләр һөнәрләрен дә белә бит ул: кирәк икән болгарка, чүкеч тота, мотоблок белән идарә итә, машинада йөри, “Дружба” белән утын кисә! Кышкылыкка йөздән артык банка компот, төрле салатлар ясый. Мин, әни кеше буларак, улым өчен сөенеп туя алмыйм. Тигезлектә, сәламәтлектә яшәсеннәр инде балакайлар!
Анфиса һәм Динарның зур, якты йортында тагын бер гаиләгә урын табылган: Анфисаның тол калган сең-лесен ике баласы белән үзләренә алып кайткан алар.
— Сеңлем Натальяның ирендә яман шеш икәнлеге ачыкланганда, ул дүртенче стадиягә җиткән булган, бер ай эчендә шәм кебек сызып сүнде, — ди Анфиса. — Кызлары Викториягә дүрт яшь, уллары бер атналык кына иде ул чакта. Динар белән киңәш­ләштек тә, аларны үзебезгә алып кайттык. Берьялгызы ерак авылда гомер кичерүе сеңлемә бик авыр булыр иде бит. Ә безнең йортыбызда урын җи­тәрлек: сеңлемә аерым бүлмә бирдек. Хәзер инде кызы Виктория балалар бакчасына йөри.
Үз туганнарына гына түгел, күрше-тирә, авылдашларына да ярдәмчел Кильметовлар, шуңа аларны яше-карты хөрмәт итә.
Дөнья парлап, иңне-иңгә куеп, бер-береңне аңлап яшәгәндә генә матур, ди Кильметовлар, шуңа яшьлек та­ңында кабынган сөюләрен, гаилә учагын һәртөрле җил-давыллардан курчалап, иртәгәсе көнгә якты планнар корып гомер итәләр. Мондый ишле, та­ту гаиләләр булганда, җәмгыятебез нигезе какшамас.
Фото: М.Латыйпова.
Читайте нас