+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 Май 2021, 07:32

Сабыйны әтисе кабул иткән...

10 минутта әти булган иргә күп авырлыклар кичерергә туры килгән.

Санкт-Петербургта яшәүче иргә көтмәгәндә акушер булырга туры килгән... Сабый бер айдан соң гына дөньяга килергә тиеш булган. Әмма Антонның хатыны көтмәгәндә чирли башлый. Ир "Ашыгыч ярдәм" чакырткан, әмма бала 10 минутта туган... Бәхеткә, отпускта булса да, акушер ир белән видеоэлемтәгә чыккан һәм нишләргә кирәклеген сөйләп торган.
Бала карында утырып торган булган. Гадәттә мондый очракларда операция эшләнә, яисә берничә тәҗрибәле табиб хатын-кызга ярдәмгә килә. Шунда ук реаниматологлар була. Моннан тыш, баланың кендеге ике тапкыр сабыйның муенына уралган булган... Антонга баланы кабул итү генә түгел, арытаба аны янә "тормышка кайтарырга" да туры килә, чөнки бала тугач, еламый, ул күк төскә кергән була.
- Бала туып, берничә сәгать үткәч кенә ни булганын тулысынча аңладым. Мондый очракларда баланың да, әнинең дә исән калуы шикле. Хәтта табиблар да төгәл генә моңа ышандыра алмый. Ә без бүген икебез дә сәламәт, - ди яшь әни Алия.
Менә шундый ир-егетләр дә була ул!
Фото: mir24.ru
Читайте нас