+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 Май 2021, 07:39

Яшь гаиләләргә яңа акчалата ярдәм булдырылды

Закон үз көченә керде.

Русиядә яңа түләүләр турындагы закон үз көченә керде. Ялгыз ата-аналарга һәм авырлы хатын-кызларга авыр финанс хәлдә акчалата ярдәм күрсәтү турында сүз бара. Тиешле документны дәүләт башлыгы Владимир Путин имзалады.
Әйтик, 8-17 яшькә кадәр балаларны ялгыз тәрбияләүче гражданнар 5,6 мең сум тирәсе алачак. Пособие күләме төбәктәге яшәү минимумына бәйле. 12 атнага кадәр йөклелек буенча исәпкә баскан һәм кереме яшәү минимумыннан артмаган авырлы хатыннар 6 мең сум күләмендә түләү алачак.
Шулай ук 1 сентябрьдән 8 яшькә кадәр балаларны тәрбияләү буенча "больничный"лар 100 процент күләмендә түләнәчәк.
Фото: radio316.org
Читайте нас