+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
30 Май 2021, 16:47

Радий Хәбиров ир-егетләргә җитди киңәш бирә

Республика Башлыгы ялларда нишли?

Республика Башлыгы ялларда нишли?
Якшәмбе- гаилә белән җыелу көне. Республика Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрләрдә ялларын ничек уздыруы турында язган.
"Якшәмбедә, гадәттәгечә, пылау пешерәм. Ир-егет ашарга әзерли белергә тиеш, дигән идем инде. Бу - шатлык китерүче эш. Балалар: “Әти, пылау пешер әле!” - дип әйтүдән дә яхшырак сүз юк, алардан соң буш тәлинкәләр калуын күрү - бәхет. Шуңа күрә ашарга әзерләргә өйрәнергә кирәк.
Якшәмбе - гаилә көне. Якшәмбе көнне өстәл артында бөтен гаилә җыела, узган атнага нәтиҗәләр ясала, бер-беребезне күрәбез. Якшәмбе көнне барлык ирләр өйдә булырга тиеш. Күрәсезме, мин дә бүген өйдә. Сез дә ризык әзерләргә өйрәнегез!" - дигән ул.
Читайте нас