Бүген, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә, Дүртөйле районында "Ана даны" медале белән бүләкләнүче гүзәл затларның сафы тагын да тулыланды.
Бәйрәмдә зур сәхнә түренә алар гаиләләре белән чакырылды. Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов аларга "Ана даны" медален тапшырганда бу гүзәл хатын-кызларга ихлас мактау сүзләрен кызганмады.
Бүләкләнүчеләрнең икесе дә - бишәр бала әнисе, гаилә учагын күз карасы кебек саклаучы, ирләре өчен тугры хатын, эш урыннарында тырыш хезмәткәр, дип билгеләп үтте ул.
Людмила Краснова Дүртөйле районының Әңгәсәк авылы мәктәбендә химия һәм биология фәннәреннән белем бирә, хезмәт салган коллективында, авылда аны ихтирам итмәгән кеше юк. Ире Анатолий ике дистә ел Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли. Тату гаилә парының балалары укуда да, спортта да яхшылар исәбендә.
"Ана даны" медале тапшырылган Әлфинә Шәрипова да - барлык яклап килгән ханым. Эшкуарлык белән шөгыльләнүче ире Илдарның уң кулы ул. Балалары да, әти-әнисенә охшап, тырышлар, максатчаннар.
Бу ике гаилә дә районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, ә "Гаиләнең бәхет сере нәрсәдә?" дигән сорауга алар бертөрле җавап бирә: "Гаилә - көндәлек хезмәт ул!"
Фото: М. Латыйпова.