+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 июнь 2021, 08:23

Яшәргә канат бирдең

Краснокама районыннан Наталья һәм Альберт Муллаяровлар үз гаиләсенә өч ятимне сыендырган....Ел саен үткәрелә торган “Район намусы өчен” дип аталган иң зур йомгаклау чарасында “Спорт буенча лидер” номинациясендә җиңүчене игълан иттеләр. Бу югары исемгә Раздолье авылыннан Денис Гиляев лаек булды. Зал алкышларга күмелде. Ә Натальяның ике яңагы буйлап шатлык яшьләре агып төште. Менә бит нинди булдыклы аның улы! Ничек матур итеп басып тора ул сәхнәдә! Шатланмыйча буламы соң? Денисның җиңүендә аның да өлеше зур. Ул әни кеше генә түгел, аның шәхси тренеры да бит әле! Көн саен йөгерергә чыгалар, залда, спорт мәйданчыгында шөгыльләнәләр. Башка эштә эшләсә дә, белгечлеге буенча Наталья Николаевна — тренер, ул физкультура институтын тәмамлаган, дипломлы белгеч.

Краснокама районыннан Наталья һәм Альберт Муллаяровлар үз гаиләсенә өч ятимне сыендырган.

...Ел саен үткәрелә торган “Район намусы өчен” дип аталган иң зур йомгаклау чарасында “Спорт буенча лидер” номинациясендә җиңүчене игълан иттеләр. Бу югары исемгә Раздолье авылыннан Денис Гиляев лаек булды. Зал алкышларга күмелде. Ә Натальяның ике яңагы буйлап шатлык яшьләре агып төште. Менә бит нинди булдыклы аның улы! Ничек матур итеп басып тора ул сәхнәдә! Шатланмыйча буламы соң? Денисның җиңүендә аның да өлеше зур. Ул әни кеше генә түгел, аның шәхси тренеры да бит әле! Көн саен йөгерергә чыгалар, залда, спорт мәйданчыгында шөгыльләнәләр. Башка эштә эшләсә дә, белгечлеге буенча Наталья Николаевна — тренер, ул физкультура институтын тәмамлаган, дипломлы белгеч.

...Менә кызы Эвелина ярышка китәргә әзерләнә. Бала автобуска кереп утырганчы, әни кеше бөтен теләк-киңәшләрен биреп калырга ашыга. Эвелина автобус тәрәзә­сеннән кул болгый, ә ананың иреннәре юл догасын кабатлый.
...Шәһәрдә үтәсе “Железный варяг” йөгереше вакытында Денис белән Эвелинаның ярышларга китәчәге ачыклангач, әни кешенең кәефе бераз төшә — балаларның анда катнашуын бик теләгән иде ул. Нишлисең, алар тагы да дәрәҗәлерәк бәйгеләрдә катнаша бит әле! Шулчак аңа Сережа сыена: “Әни, минем бу йөгерештә катнашасым килә!” Наталья ялкынланып китә — чыннан да, нигә Сережаны әзерләмәскә?! Төпчеге беренче медален алганда, әни кешенең түбәсе күккә тия.
Ә кичләр бу гаиләдә гел бер төрле үтә — Себердә вахтада эш­ләүче әтиләре хәл белеп шалтырата. Зур гаилә диванга жыела, кем шатлыгын уртаклаша, кем “бишле”се белән мактана, кемгәдер әти кеше генә бирә торган ки­ңәшләр кирәк... Әтиләре — алар өчен зур авторитет, иң якын дуслары һәм киңәшчеләре.
Боларның барысы да гаиләдә табигый хәл — балалар өчен шулай җан атып яшисең инде, диярсез. Чыннан да шулай. Әмма Наталья белән Альберт өчен Денис, Эвелина, Сережа — тәрбиягә алынган балалар. Шуңа да бу икәүнең бар тырышлыгын салып шушы сабыйларны кеше итәргә тырышуы, алар өчен җан атып торуы — соклануга һәм тирән хөрмәткә лаек!
Наталья һәм Альберт Муллая­ровларның зур һәм искиткеч зәвык белән эшләнгән йортында балалар моннан дүрт ел элек барлыкка килә. Ул вакытта Дениска — 10, Эвелинага — 9, ә кечкенә Сережага нибары 4 яшь була. Гаилә аларны Яңа Кабан приютыннан алып кайта.
— Безнең өчен 1 июнь — ике­ләтә бәйрәм. Балаларның гаи­ләбезгә кайтуы да 1 июньгә туры килде. Башта мин приютка кунакка гына бардым, балаларга күчтәнәч илттем. Аннары үзебезгә кунакка алып кайттым һәм, кирәкле документларны җыеп, бөтенләйгә алдык. Тәрбиягә бала алу теләге күптән бар иде. Альберт та бик тиз ризалашты. Ә соңыннан үзе­безнең балаларга әйттек. Бер бала алу турында сүз алып бара идек, приютка баргач, Гиляевларны күрсәттеләр, өч бертуганны аермаячаклар, билгеле. Шуңа күрә баеп киттек — бер бала урынына, өчне алдык, — дип елмая Наташа.
Балалары өчен әниләренең бу теләге зур яңалык булмый. Һәр­вакыт ятимнәрне, ялгызларны, кыерсытылганнарны яклап, аларга ярдәм итеп килгән изге күңелле әниләренең “шуның белән тәмам­лаячагы” билгеле иде, дип шаярта алар. Ә әтиләре... Үз балаларын караудан читләшкән әтиләр күп бул­ган заманда чит сабыйларны хәстәрлек, сөю белән чорнаган бу ир асылына карап сокланасың. Менә бит, без сөйләшеп утырабыз, ә Денис аның кочагына кереп чумган. Әти кеше безнең белән сөйләшә, ә үзе сизмәстән улының аркасыннан сөя.
— Бөтен эшне Денис белән эшлибез. Менә әле теплица кордык. Эшне белеп үссеннәр, үзләренең дә тормыш корасылары, дөнья көтәселәре бар бит, — ди ул. Һәм болай да зур күзләрен тагы да зуррак ачып, үзе турында да сөй­ләүләрне көткән Сережаны күреп, дәвам итә. — Денис мәктәпне тәмам­лап чыгып киткәч, дөнья көтү Сережа белән икебезгә торып калачак, әйме, улым?! Менә шундый шәп алмаш үсеп килә әле минем!
Канатлар үсеп, түбәң күккә тисен өчен әти кешенең бер җылы сүзе, әнкәйнең бер ягымлы карашы җитә шул!
Ә бит алтмышны куып барганда, тиешле елларны эшләп, лаеклы ялга чыккач, бераз гына үзең өчен яшәп алсаң да ярыйдыр. Ял итеп, телевизор карап, төрле шәһәрләр белән танышып. Дүрт баланы үстереп, аякка бастырган бит инде алар! Өлкән кызлары Рузаннага — 30 яшь, Кристина, Карина, Рус­лан да тормышта үз урыннарын тапканнар. Иң кечесенә — 19 яшь.
— Мин күктәге кошларны карап торырга яратам, канатларын киң җәеп, шундый матур итеп очалар. Ә бит әти-әни бала өчен — ике канат. Сөелеп, назланып кына үсәр сабыйларның приютларда тәрбия­ләнүе, авырлыклар кичерүе белән күңел килешми. Шушы өч сабыйга булса да канатлар бүләк итәсе килде. Әле без аларны очарга әзер­либез — тормыш көтәргә өйрә­тәбез. Миңа балалар белән рәхәт. Бергәләп эшлибез, күнекмә­ләргә чыгабыз, урманга барабыз, бассейнга йөрибез, шашлык пеше­рәбез — безгә бергә күңелле. Мин аларга биреп кенә калмыйм, мин алардан күпме энергия, шатлык алам! — ди Наталья Николаевна.
Бу искиткеч гаилә турында бик озак сөйләргә мөмкин.
Балаларны яклау көненең асылын да мин шушындый гаиләләр белән танышып аңладым сымак. Җәмгыятьтә усаллык бар, начарлык бар, күз яшьләре бар. Һәм, бернигә кармыйча, чит сабыйларга канатлар бүләк итүче олы йөрәкле, киң күңелле әти-әниләр бар. Аларның сөюе һәм йөрәк җылысы яралы канатлары сихәтләндереп, һәм күкләргә чөяргә сәләтле.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.
Фото: Г.Гыйлемханова.
Читайте нас