Бу сорауга җавапны Татарстанның атказанган артисты, "Кызыл таң"ның якын дусты Гөлдания Хәйруллина белә.
– Урррааа... Бүген кызым Лилия безне бәхетле итте. Аллага шөкер!
Минем халәтемне, бу хисләрне кичергән кешеләр аңлыйдыр...
Кызым, бәгърем, котлыйм әни булуың белән!!!
Балаң үзең кебек акыллы, тәүфыйклы, игелекле булсын! Хәерле, сәламәт, озын гомерле булыгыз! Молодец, кызым! Котлыйм!!! Яратам барыгызны да!!! – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Чыннан да, аның кызы Лилия Хәйруллина өченче тапкыр әни булган. Ул ире белән ике малай тәрбияли иде инде. Әлегә җырчы сабыйның җенесен хәбәр итми. Белгән кешеләр малай ди... Кем булса да, дүрт саны төгәл булсын!
Гөлдания ханым "Кызыл таң" укучылары белән очрашуында кызы турында бик күп мактау сүзләре әйткән иде. Әмма аның янә бер булса да туганы булмауга үкенми калмагандыр әни кеше. Ә кызы инде өч тапкыр әни булган! Калын нәселле, бәхеле булыгыз, дуслар!
Фото: Инстаграм.