+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 июнь 2021, 05:24

Гаилә стажы өчен түләүләр булмакчы

Башкортстанда бу түләүләр булырмы?

"Тормыш эше" хокукый ярдәм үзәге рәисе Иван Соловьев безнең илнең кайбер төбәкләрендә русиялеләр дәвамлы никах өчен яңа түләүләр ала алачагы турында белдергән. Атап әйткәндә, русиялеләр рәсми никахта акчалата түләүләргә дәгъва итә алачак. Аларның суммасы яшәү урынына бәйле. Мәсәлән, Санкт-Петербургта, Ханты-Манси автономиялле округында һәм Удмуртиядә Русия гражданнары законлы никахта булган һәр ел өчен бер мең ала алачак. Мәсәлән, әгәр ир белән хатын 50 ел бергә яшәгән булсалар, алар 50 мең сум алырга мөмкин.
Моннан тыш, Иван Соловьев Life.ru басмасына мондый түләү күләме закон чыгару дәрәҗәсендә төбәк актлары белән билгеләнә, диде. Күп милләтле илебез гражданнары социаль яклау органнарында, МФЦ, шулай ук шәһәр хакимиятләрендә никах өчен түләүләрнең төгәл күләмен белә алачак.
Юбилей датасыннан соң, түләүләр өчен мөрәҗәгать итү срогы чикләнмәгән.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге түләүләр автомат юл белән исәпләнми. Моның өчен МФЦга юбилей датасына бер ай калгач гариза язарга кирәк булачак.
Фото: pikabu.ru
Читайте нас