+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 июнь 2021, 16:00

Икенче хатын булып яшәү җиңелме?

Мондый гаиләләр безнең республикада да очрый башлады.

Ислам дине ир-егеткә дүрт хатынга өйләнергә рөхсәт итә. Безнең җәмгыятьтә мондый күренеш кайчандыр башка сыймаслык булса, хәезр андыйлар да очрый. Гадәттә, гаилә башлыгы беренче хатыны белән никахларын рәсми теркәгән булса, икенчесе белән никахта гына була. Аеруча Көнчыгыш илләреннән безгә эшкә килгән ир-егетләр биредә яңа гаилә төзергә тырыша. Әмма бездә яшәүчеләр арасында андый гаиләләр саны арта.
- 21 яшемдә тормыш иптәшем белән никах укыттык. Аның гаиләсе барлыгы белә идем. Моңа кадәр дә үземннән 10 яшькә өлкән хатынлы ир белән очрашып йөрдем. Бик авыр булды мида аны оныту. Тик аның гаиләсенә кагыласым, балаларыннан әтиләрен аласым килмәде. Шушы аерылышу газапларында янганда әлеге ирем белән таныштым. Ул чит төбәктән безгә эшкә килгән булган, хәзер инде бөтеләйгә монда калган. Тәүдә аның гаиләсе барлыгын белми идем. Соңрак аңладым.
Без өйләнешкәндә ул хатыны белән 3 ел яшәгән иде инде. Гаиләсен дә бирегә күчерде. Ул бик бай кеше. Хатыны - гадәти авыл кызы. Никахтан соң озак та үтмәде улыбыз туды. Аннары кыз балага да гомер бирдек. Хәзер аның беренче гаиләсендә дә ике кызы тәрбияләнә, - ди Нәргизә (исеме үзгәртеп алынды).
Хатын әйтүенчә, ул үзен икенче рольдә дип хис итми. Иренең игътибары аңа да, балаларына да җитә.
Ирнең беренче хатыны да бу гаилә турында белә, әмма аерлышырга уйламый. Хатыннал бер-берсе белән таныш түгел, балаларны да аралаштырмыйлар.
- Ирем эштән туктавымны таләп итте. Мин хәзер өйдә балалар белән. Ул безне тулысынча тәэмин итә. Минем үземне бәхетле санарга тулы хокукым бар. Әмма вакытны кире кайтарып булса, бу адымга бармас идем. Кызыма да мондый язмыш теләмим. Карьера эшләп, үзенә генә насыйп ярга кияүгә чыксын иде ул, - ди хатын.
Фото: www.youtube.com
Читайте нас: