+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 июнь 2021, 13:53

"Ирем икенчегә өйләнгәч, үз-үземә кул салырга уйладым"

Берьюлы берничә хатын белән яшәгән ирләр ни уйлый икән?

"Ике гаиләдә яшәү җәмгыятьтә психик яктан авыру балалар тәрбяиләүгә китерә", - ди психологлар. Бүген ир-егеткә бер гаиләсен тәэмин итү өчен генә дә көн-төн эштә булырга кирәк. Бу гаиләләрдә яшәгән кешеләрнең эчке халәте турында язып торасы да юктыр. Дин әһелләре дә бу күренешкә тулысынча риза түгел.
Ислам нигезендә, икенче, өченче яки дүртенче хатын алу өчен сәбәп булырга тиеш: мәсәлән, беренче хатынының бала тудыра алмавы; сугыш яки сугыштан соңгы чор, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар һәм тол хатыннар ир-атлар саныннан күбрәк булганда. Специфик сәбәпләр дә бар: umma.ru сайтында язылуынча, ир-егетнең артык (хатыны белән чагыштырганда) җенси активлыгы (ике яки берничә гаиләне матди яктан тәэмин итү шарты белән)". Әмма бу да Исламның күпхатынлылыкны хуплый дигән сүз түгел.
Шәригать буенча хатыннарның барысы да, яшенә һәм чиратына карамастан, тигез хокукларга ия. Хатыннар бер-берсеннән аерым яшәргә тиеш, өстәвенә, йортлар яки фатирлар бертөрле торырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә umma.ru да «җитәрлек матди тәэмин итү» турында сүз бара: ике гаиләне һәркем карый алмый. Русиядә генә ике хатын бер бүлмәле фатирда яшәгән очраклар очрый. Иренең игътибары шулай ук тигез бүленергә тиеш. Полигам никахта торган ир-егеттән Ислам кануннарын тулысынча үтәү һәм тимер нервлы булу таләп ителә.
Сабира яшь чагында кияүгә чыккан. Ир белән хатын Русиягә акча эшләргә киләләр һәм биредә үз тормышларын җайга сала алалар. Ләкин туган ягына кайткач, ире икенче хатынга өйләнгән. Сабираның рәнҗүенең чиге булмаган, хатын хәтта үз-үзенә кул салырга да тырышкан. Туганнары һәм психологлар аны көчкә кире күндерә алган. Хәзер Сабира дингә киткән. Ул өч бала тәрбияли һәм газаплануын сиздермәскә тырыша. Ләкин, аның әйтүенә караганда, ул ирен барыбер гафу итә алмаган.
- Җанымда ниләр кайнаганын ирләре үзләренә икенче хатын алган кешеләр генә аңлый ала. Мин бу хакта искә төшерергә теләмим, тормыш мәгънәсен югалтты, мин бөтен нәрсәгә битараф булдым. Мондый вакытларда үз балаларың турында да онытасың, битараф буласың. Иремне үзем кичергән газаплар өчен үтерәсем килде.
Үземә урын таба алмаган көннәр күп булды, мине ялкын чорнап алган кебек булды, төннәрен иремне һәм аның икенче хатынын каргадым. Ләкин болар барысы да артта калды инде. Мин үземнең балаларыма кирәк булуымны аңладым, дингә киттем. Миңа хәзер җиңелрәк. Ләкин күңел тынычлыгым һаман юк. Минем халәтем балаларның психикасында чагылуыннан куркам, - ди ул.
Фото: stihi.ru
Читайте нас: