+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 июнь 2021, 10:04

"Үзебез дә шок хәлендә"

Алсу һәм Азат Фазлыевларның бәби көтүләре турында хәбәр иткән идек инде.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның бәби көтүләре турында хәбәр иткән идек инде.

Популяр җырчылар Азат һәм Алсу Фазлыевлар өченчегә әти-әни булган! Аларның күптән көтелгән кызлары туган! Әлегә бу хакта җырчылар үзләре хәбәр итми, әмма аларның бизнестагы җитәкчеләре моның турында Инстаграмда сторизта бүлешкән. Видеодан аңлашылганча, бу хәбәр белән Алсуның сеңлесе уртаклаша.

Шулай да бәхетле әти хәбәр белән бүлешә алмый булдыралмаган, ахры. Биредә ул торт күрсәтә, ә тортның эче алсу төстә. Димәк, чыннан да, кыз бала.

- Әлегә үзебез дә шок хәлендә, - дигән язма калдырган ул.

Бәхетле әти-әнинең шатлыгын без дә уртакшабыз! Бәхетле бала булып үссен!

Фото: rostravel.ru
Читайте нас: