+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
28 июнь 2021, 13:11

"Җитәр, җәберләмә!"

Ике бала әтисе хатыны белән дуслашырга килгән булган.

Башкортстанда яшәүче хатын-кыз, тавыш чыгаручы ирдән куркып, аңа пычак белән кадаган.
Ир белән хатынның ике кечкенә баласы бар. Гаилә башлыгына карата ике тапкыр җинаять эше кузгатылган инде. Хатынын тыныч кына үзеннән җибәрергә теләмәгән ир даими гауга куптарган булган.
Чираттагы тапкыр татулашырга килгәч, ир хатынга һөҗүм итә һәм аны буа башлый. Хатын исә, куркып, кулына эләккән беренче әйберне ала да аның эченә суга. Бу - пычак була.
Хатын ирне дәваханәгә алып киткән медикларны чакырткан. Әлеге вакытта ирнең нинди хәлдә булуын белү мөмкин түгел.
Фото: vop.ru
Читайте нас: