+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
4 июль 2021, 22:11

Беребез өчен беребез кирәк!

Ирина белән Ралиф Мәсәлимовлар эштә дә, тормышта да һәрьяклап үрнәк.Бар бит шундый гаиләләр: аларга сокланмый карау мөмкин түгел, бер-берсенә булган сөю-ихтирамнары карашларыннан бөркелә, дөньялары бәхет-сәгадәткә күмелгән! Бүгенге язмабыз геройлары нәкъ менә шушы кавемнән.Ирина һәм Ралиф Мәсәлимовларның гаиләсе күпләргә үрнәк: икесе дә җаваплы вазыйфаларда хезмәт салучы бу парга эш урыннарында да, шәхси тормышларында да сүз тидерерлек түгел. Кояш астында үз урыннарын табып, җәмгыятькә, кешеләргә файда китерим дип яши алар.

Ирина белән Ралиф Мәсәлимовлар эштә дә, тормышта да һәрьяклап үрнәк.

Бар бит шундый гаиләләр: аларга сокланмый карау мөмкин түгел, бер-берсенә булган сөю-ихтирамнары карашларыннан бөркелә, дөньялары бәхет-сәгадәткә күмелгән! Бүгенге язмабыз геройлары нәкъ менә шушы кавемнән.
Ирина һәм Ралиф Мәсәлимовларның гаиләсе күпләргә үрнәк: икесе дә җаваплы вазыйфаларда хезмәт салучы бу парга эш урыннарында да, шәхси тормышларында да сүз тидерерлек түгел. Кояш астында үз урыннарын табып, җәмгыятькә, кешеләргә файда китерим дип яши алар.

Оясында ни күрсә

Ирина да, Ралиф та шундый фикердә: “Кош оясында ни күрсә, очканда шуны кабатлый” дигән мәкаль бик хак, ди алар.
– Әти-әниләребез безне кечкенәдән хезмәт тәрбиясе биреп, олыны олы, кечене кече итә белергә өйрәтеп үстерде, – ди Ирина Юнир кызы. – Бу дөньяда бернәрсә дә һавадан төшми, барысына да максатчанлык, эшсөярлек белән генә ирешергә мөмкин икәнлеген аңлап үскән балалар тормышта югалып калмый.
Ралиф – Дүртөйле егете. Шәһәрнең 2нче лицеен тик яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Башкорт дәүләт универси­тетының Хокук институтында белем ала. Студент чагында ук Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы судында хезмәт юлын башлый. Ә диплом алгач, туган шәһәренә кайтып, районара салым полициясенә урнаша. Арытаба Эчке эшләр министрлыгының икътисади хәвефсезлек департаментында эшли.
Тырыш, сәләтле яшь кешене районара тикшерү комитетына эшкә чакыралар. Биредә ул биш ел хезмәт итә, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче вазыйфасына кадәр кү­тәрелә. Аннары сигез ел районара прокуратурада хезмәт сала. Бу структурада ул прокурор яр­дәмчесе булып эш башлый һәм карьера баскычыннан прокурор урын­басары вазыйфасына кадәр барып җитә.
Ралиф Хәниф улы­ның җәмәгате Ирина да озак еллар хокук саклау органнарында хезмәт сала. Ул Нарко­тикларның законсыз әйләнешен конт­рольдә тоту буенча Русия федераль хезмә­тенең Башкортстан идарә­сендә эшләп отставкага чыга. Бүген Ирина Юнир кызы Дүртөйле шәһә­ренең “Мә­дәни-ял итү үзәге” директоры урынбасары.
– Икебезнең беребез дә өйгә кайтып керә алмаган чаклар аз булмады, – дип искә ала ул вакытларны Ирина Юнир кызы. – Хокук саклау органнарында хез­мәт салучылар белә инде: анда эш сә­гате тәмамлана да кайтып китәсең дигән сүз түгел. Җинаятьләрне “кайнар эз” буенча ачу кирәк. Иртәгә тотынырмын әле дип булмый. Әти-әниләргә рәхмәт инде, безнең балаларга һәрчак күз-колак булдылар!
Аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче Ирина Мәсәлимова тарафыннан судка җибәрелгән бер генә эш тә кире өстәмә тикшерүгә кайтарылмый, бер генә җинаятьчегә дә ярлыкау карары чыгарылмый. Бу үзе үк аның үз вазыйфаларын һәрчак җиренә җиткереп башкаруы, хаталарсыз эшләве хакында сөйли.

Һәркемнең яклануга хокукы бар

Ралиф Хәниф улының хезмәт практикасында булган хәл-вакыйгаларны тупласаң, үзе бер детектив сериал төше­рерлек! Зирәк, һәрчак белемен камил­ләштерү өстендә эшләүче Мә­сәл­имов, тикшерүче булганда да, прокурор урынбасары вазыйфасында эшләгәндә дә, иң буталчык, катлаулы җи­наятьләрне искиткеч оста итеп чишә. Мәсә­лән, Кушнаренко районында булган үтерешләр сериясен ачкан өчен ул 2010 елда Башкортстан буенча эчке эшләр министры­ның Рәхмәт хатына лаек була.
– Һәр эш йөрәк аша узды, әлбәттә, –ди Ралиф Хәниф улы. – Дүртөйле районында үзен, кечкенә баласын һәм әле карынында гына булган сабыен ут төртеп яндырган яшь кенә хатын-кызның күмергә әйләнеп бетә язган гәүдәсе әле дә күз алдында тора, бер-бер артлы берничә кешенең гомерен өзгән ир-егетнең үз кылыгын “галәмне биочүптән тазартам” дип аңлатуы тетрәндерүе әле дә хәтердә. Барысын да сөйләп бетерерлек түгел.
Хәзер Ралиф Мәсәлимов отставкада. Башкортстан Республикасының Адвокатлар палатасында эшли. Адвокат эш­чәнлеге белән шөгыльләнә башлавына бер ел тулып киткән. Әлеге даирәдә дә юрист уңышлы хезмәт сала. Хокук сак­лауның барлык өлкәләрендә дә (тик­ше­рүче, прокурор күзәтүе башкару һ.б.) тәҗ­рибә туплагач, аның бу яссылыкта да күпләргә ал бирмәве һич гаҗәп түгел.
– Суд каршына бастырылучы һәр-кемнең адвокат яклавына хокукы бар, –ди Ралиф Хәниф улы. – Әле күптән түгел генә практикамда булган эш турында бәян итәсем килә. Яшь әни берничә айлык баласын ваннада юындырганда ялгыш кулыннан төшереп җибәрә. Бәхет-сезлеккә каршы, сабый­ның башы бәре­леп, шунда ук җан бирә. Әни кеше суд алдына баса. Ул үз баласын үтерүдә гаепләнә. Менә миңа шушы хатын-кызны якларга туры килде. Ша­һитлар, гаеп­лә­нүченең күршеләре, таныш-белеш­лә­ре белән очрашып, мәгълү­мат туплау барышында, аның беркайчан да эчмәве, яхшы яктан гына бәяләнүче кеше булуы ачыкланды. Баласын ялгышлык белән түгел, ә ниятләп үтергән дип, бахыр хатын-кызны утыртып куярга да мөмкиннәр иде, ә якланучымның сабыен ялгышлык аркасында харап итүен дәлилләгәч, аңа бары тик шартлы срок кына бирелде. Үзе дә балалар йортында үскән, 20 яшен яңа гына тутырган, сабыен да ялгызы гына тәрбияләгән ятимә иде ул.
Үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү­челәрнең мәнфәгатьләрен ышанычлы яклау вазыйфаларына җаваплы караучы адвокатның намус эше ул, ди Ралиф Хә­ниф улы.
Мәсәлимовларның киләчәктә үз юридик контораларын ачу хыялы да бар. Якты уйлары тормышка ашсын!

Балалар – яшәү мәгънәсе

Ирина һәм Ралиф Мәсәлимовлар өч малайга гомер бүләк иткәннәр. Өлкән уллары Илшат Казан шәһәрендә яши, инженер булып эшли. Уртанчысы Таһир­га – 14, төпчек­ләре Радмирга 7 яшь.
– Балалар кече яшьтән үзаллылыкка өйрәнеп үсте, – ди әниләре. – Без гел эштә булгач, өйдәге күп мәшәкатьләрне үз өсләренә алдылар: савыт-саба юа да, ашарга пешерә дә беләләр. Шәхси йортта яшәгәч, бакчабызда барлык төр җиләк-җимешне, яшелчәне үсте­рәбез, әлбәттә, балалар бик нык ярдәм­ләшә. Ә әти-әни кеше өчен иң зур сөенеч нәрсә? Әлбәттә, балаларының уңышы, яхшы кеше булып үсүе. Аллаһка шөкер, улларыбыз өметләребезне аклый. Илшатыбыз бик яхшы укыды, югары белем алды, хәзер үзаллы тормыш белән яши. Таһир тик бишле билгеләренә генә өлгәшә, район күләмендә ел саен математика фәне буенча үткәрелгән олимпиадаларда беренче урын яулый. Радмир әле беренче сыйныфны гына тә­мамлады, бик зур кызыксыну, тырышлык белән укый, рәсем төшерү, үз куллары белән табигый материаллардан төрле сувенирлар эшләү белән мавыга.
Тормышыбызның төп мәгънәсе – йөрәк җимешләребез – балаларыбыз!

Агач – тамырлары, кеше туганнары белән көчле

Өлкән Мәсәлимовлар – Ралифның әтисе һәм әнисе, инде олы яшьтә булуларына карамастан, бүген дә мәка­ләбез геройларының төп таянычы. Акыллы киңәшләре белән балаларына һәрчак ярдәм итә алар.
– Әтием гомер буе нефтьче булып, әнием сәүдә өлкәсендә эшләде, – ди Ралиф Хәниф улы. – Икесе дә хезмәт ветераны.
Ә менә Иринаның әти-әнисе, кызганычка каршы, иртә вафат булганнар. Энесе яшьли яман шештән дөнья куйган. Аны соңгы сулышына кадәр Ирина һәм ире кадерләп тәрбияләгән.

Гомернең кадерен белик!

Мәсәлимовлар бик тату һәм спорт белән дус гаилә. Кичләрен алар бер­гәләшеп велосипедта йөри, кышын чаң­гыга баса. Отпуск вакытларында исә республикабызның гүзәл тарафларына, илебезнең төрле төбәкләренә сәяхәт итәргә ярата.
– Ралиф бик тәмле итеп учакта пы­лау пешерә, төрле хуш исле үләннәр салып чәй кайнатабыз, – ди Ирина. –Һәр җәй­не әти-әниләрне дә табигать кочагына ял итәргә, җиләк җыярга, миллек бәйләргә алып барабыз.
Гомер бер генә бирелә. Аның бормалы, кайчак бик сикәлтәле юлларын матур итеп үтү өчен рух ныклыгы һәм, әлбәттә, сине ярты сүздән аңлап торучы ярың булу кирәк. Мәсә­лимов­ларның гаилә бәхетенең сере шундадыр, бәлки, алар яшьлек таңын­да бер-берсен очраткан һәм бүген дә сөю ялкынын төрле җил-давыллардан саклап яши.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: Мәсәлимовлар архивыннан
Читайте нас: