+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
5 июль 2021, 15:56

"Ник яратмыйсың мине, әни?.."

"84 яшьлек әнием әле дә артымнан каргап кала..."

Социаль челтәрләргә килгән хатлар бик күп. Аларның һәркайсын укучыларга җиткереп тә өлгереп булмый. Чираттагысы күңелне бик тетрәндерде. Мондый хәлләр тормышта, чыннан да, очрап тора бит.
"9нчы сыйныфны тәмамладым да, авылдан чыгып киттем. Дөресрәге, әнидән киттем. Без 4 бала үстек. Мин - өченчесе. Әни өлкән апамны бик нык ярата, аны һәрвакыт безгә үрнәк итеп куя иде. Икенче абыема да сүз тидерми иде. Ә дүртенче туганым - төпчек. Аны яратмый буламы инде? Мин - гаиләдә өченче бала. Әтиемнең әнисенә бик охшаганмын. Ике кыз, ике малай үссәк тә, без бик тату булмадык. Моның серен дә беләм - әни безне тигез күрмәде. Мин һәрвакыт туганнарымнан көнләшеп яшәдем. Әни һәрвакыт аларга яңа кием ала, тәм-том алып кайтса да алардан соң гына мине чакырып ала иде. Кечкенә чагымда әнинең игътибарын үземә җәлеп итәр өчен ни генә эшләми идем. Ул миңа җылы сүз әйтсен өчен генә дә өйне җыештырам, ашарга пешерәм, әнигә төрлечә ярдәм итәргә тырышам. Әмма, нишлсәм дә, бу әнинең туң йөрәген эретә алмады. Әти ярата иде мине. Әмма ул һәрвакыт эштә булганлыктан, күп нәрсәне белми дә кала иде.
Хәзер инде әнигә 84 яшь. Авылда берүзе яши. Мин аның янына калганнарга караганда ешрак кайтам. Кайткан саен өйләрен юып, бакчаларын тәртипкә салып китәм. Ә ул артымнан мине каргап кала. Үземә дә инде 50 яшьтән күбрәк. Балаларым, ике оныгым бар. Алар белән бик татубыз. Тик әни янына кайткан саен күз яшьләренә буылам. "Ник яратмыйсың мине, әни?" - дип сорарга кыенсынам. Аңа авырлык китерәсем килми", - дигән ул.
Фото: azbyka.ru
Читайте нас: