+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
6 июль 2021, 15:14

"Ике ут арасында калдырма, сөйгәнем..."

Бәхет түгәрәк булмый, диләр...

Редакция почтасына килгән хатларның берсе үги әтиләр темасына кагыла. Аны язучы хатын киңәш сорый. Сез бу очракта нинди киңәш бирер идегез, укучылар?
"20 яшьлек чагымда бер егеткә гашыйк булдым. Үземнең әтием үлде, шуңа да егетемнең кечкенә ярдәме дә миңа бик зур булып тоела иде. Тик авырга узгач, ул әле үзенең гаилә тормышына әзер түгеллеген белдерде. Бу вакытта ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ярый әле әнием янымда булды. Ялгыштым. Хаталануымны үзем дә аңлыйм. Бала тугач та авырлыклар дәвам итте әле. Әнием хаклы ялда булса да эшләвен дәвам итте. Ә миңа бала белән өйдә утырырга туры килде.

Инде тормыш берникадәр җайланган кебек. Эшкә чыктым. Улыма инде 6 яшь. Ярты ел элек бер ир-егет белән таныштым. Ул гаиләсеннән аерылган. Бер улы бар. Берникадәр вакыт очрашып йөргәннән соң бергә яшәргә булдык. Әлбәттә, улым да безнең белән. Тәүге чорда улым белән ул уртак тел тапкан кебек тоелган иде. Үз улы белән дә таныштырды аларны. Ике малай дуслашып та китте. Әмма бераздан ул улымны рәнҗетә башлады. Ә беркөн үземә аны күралмавын әйтте. Берничә тапкыр балага сугып җибәрүен үзем дә күрдем. Улымның тәннәрендә күгәргән урыннар да күзгә чалынды...
Сөйләшеп карадым, ул үзе дә бу хәлне аңлата алмый. Шул ук вакытта мине яратуы, үзе яныннан китмәвемне үтенә. Үзем дә моны сизәм. Мин дә үземне аның янында бәхетле хатын-кыз итеп тоям. Ләкин улымны чит кешедән җәберләтәсем дә килми. Ике ут арасында яшәгәндәй хис итәм үземне. Миңа бу дөньяда бәхетле булып яшәү язмаган микәнни? " - дигән ул.
Фото: life.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: