+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
6 июль 2021, 10:25

"Җитәррр, эчмә, сөеклем!.."

Ир эчсә - гаилә таркала, хатын эчсә - дөнья таркала, диләр...

Салават районында кыйналудан үлгән хатын-кыз гәүдәсе табылган.
Бу хәл эчү аркасында килеп чыккан. Хатынның ире өенә кайткач, аны бик нык исерек булган хатыны каршы ала. Бу хәлгә түзә алмаган ир аны бик нык кыйный һәм йокларга ята. Иртән ул хатынының үле гәүдәсен таба.
Булган хәлгә гаепле кеше үзе полициягә шалтырата, өйдә хатыны мәетен табуын хәбәр итә. Тикшерү чаралары барышында бу хәлнең сәбәпләре ачыкланган. Ир кешегә, аның гаебе исбатланган очракта, төрмә җәзасы яный. Җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.
Фотог: na-zemle-salavata.rbsmi.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: