+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
8 июль 2021, 22:20

Башкортстан данын Исмәгыйлевлар яклый

Идел буе федераль округында "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсы бара.

Башкортстан данын Исмәгыйлевлар яклый
Башкортстан данын Исмәгыйлевлар яклый
Идел буе федераль округында "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсы бара.

Анда округның барлык төбәкләреннән 14 гаилә катнаша. Исмәгыйлевлар гаиләсе Башкортстан Республикасы данын яклый.⠀

Ирле-хатынлы Исмәгыйлевлар алыштыручы ата-аналар вазыйфаларын 20 елдан артык башкара. Ир белән хатын 13 бала өчен ата-ана булды, аларның үзләренең ике баласы һәм опекага алынган ике баласы инде балигъ булганнар, үз гаиләләрен корганнар, аерым яшиләр һәм үз балаларын тәрбиялиләр. Бүгенге көндә гаиләдә тагын 9 бала яши һәм тәрбияләнә.

Исмәгыйлевлар гаиләсе – күпмилләтле гаилә. Алар биюләр, җырлар өйрәнә, милли ризыклар әзерли. Үзләренең кайгыртучанлыклары, көндәлек тырыш хезмәтләре һәм балаларга булган мәхәббәте белән алар балалар тәрбияләүдә зур уңышларга ирешә. Акыллы һәм игелекле, барысын да үз куллары белән эшли белүче әти, нәзакәтле психолог һәм педагог, оптимист әни – бәхетле, перспективалы гаилә өчен менә дигән тандем.

Исмәгыйлевлар гаиләсе мәктәп тормышында актив катнашканы һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәне өчен бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булган.

Фото: "успешная семья.волга.рф"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: