+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
8 июль 2021, 15:01

Гаиләләрегез ныклы, имин, тату булсын!

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Бу бәйрәм әле күптән түгел генә барлыкка килсә дә, аның актуальлеге елдан-ел арта. Башкортстанда да матур, үрнәкле гаиләләрне билгеләү матур традициягә әверелде.
Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Колонналар залында бер төркем үрнәкле гаиләләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Республиканың төрле почмагында яшәүче ун гаилә “Ата-ана даны” ордены, “Ата-ана батырлыгы” медале, Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

— Сезне Гаилә, мәхәббәт һәи тугрылык көне белән котлыйм! Сезнең гаиләләрдәге татулык, бер-берегезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт күңелләрдә соклану хисе уята. Нәкъ сез республикабызның киләчәген кайгыртып, үзегезгә алмаш булырлык балалар тәрбиялисез. Нәкъ безнең республика башкалардан күпбалалы гаиләләрнең күплеге белән дә аерыла. Бездә 50 мең күпбалалы гаилә яши.
“Сәламәт озын гомерлелек” елында без гаиләләрнең сәламәт булуына аеруча зур игътибар бирәбез. Бүген без бик катлаулы чорда яшибез. Бу заман афәтен дә шушы гаиләләрнең көче белән берләшеп кенә җиңә алачакбыз. Һәркайсыгызның гаиләсенә сәламәтлек, иминлек, бәхет телим! — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: