Бәхетле әни инстаграмга Зифа турында язган.
«Зәңгәр күзле, кара чәчле. Әлегә бөтен эше: ашый һәм йоклый. Төннәрен тыныч чыгабыз. Ашарга ике тапкыр уяна. Малайларымны имезә алмадым, ә хәзер мин бу эшне ләззәтләнеп башкарам.
Кемгә охшаган, дип сорыйсыз. Төгәл генә әйтергә иртәрәктер. Азатка, диләр. Ә мин Аязга охшатам. Ә Аяз миңа охшаган. Кыскасы, безгә охшаган.
Бала караучыбыз юк, Зифаны үзем карыйм. Өйдә булуы, бала каравы минем өчен бик рәхәт. Чөнки бу мизгелне бик озак көттем», — дигән җырчы.
Җырчының инстадуслары арасында да быел ике малайдан соң кыз алып кайтучылар бик күп булган. Алар да сөенечләре белән уртаклаша, тәмле итеп кыз бала үстерүләре турында язган.
Фото: интертат