-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
26 июль 2021, 10:56

"Минем эшкә тыгылмагыз!"

Фирдус Тямаевның әнисе Галия апа, улы кебек, сүз эзләп, кесәсен капшый торган кеше түгелдер - уйлаганын ярып сала.

"Минем эшкә тыгылмагыз!"
"Минем эшкә тыгылмагыз!"
Фирдус Тямаевның әнисе Галия апа, улы кебек, сүз эзләп, кесәсен капшый торган кеше түгелдер - уйлаганын ярып сала.

Юмор хисе дә бар апаның, уңганлыгы, чаялыгы да сокландыра. Бу хакта Фирдус Инстаграм сәхифәсендә яшерен төшергән видеосын куйган.

Аннан күренүенчә, улы белән әнисе капка төбендә сөйләшеп утыра. Галия апа 75 тавык суйганын, иллене суясы булуын, тагын 100 каз алырга җыенуы турында сөйли.

«Таналарны бозаулатырга калдырам. Миңа азык кына тап, бәлки, берәр ферма салып бирерсез әле. Акыллы кеше җәй көне эшли ул, җәй көне әллә кайларга ял итәргә бармыйлар», — дип сөйли апабыз.

Җырчы әнисенә терлекләрен бетереп, ял итәргә барырга тәкъдим итә. «Мин сиңа эшеңне туктат, димим бит, минем эшкә тыгылмагыз. Әле килер шундый көн: өстәл артыннан - караватка, караваттан өстәл янына гына йөри торган вакыт җитәр. Менә шул вакытта терлек карамаска, бернәрсә дә эшләмәскә булыр», — ди.

Фирдус, авылга кайтып, рухи көч алып китүе, әнисе алдында тезләнеп рәхмәт әйтергә әзер булуы турында яза.

Инстачылар җырчының әнисенә сәламәтлек теләгән һәм, "уңган әни икән" дип, комментарийлар калдырган.

Фото: 100biografiy.ru

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: